– Һәркемнең үз китабы, – дип сүз башлаган юлдашымны бу заманда китап укырга яратучы сирәкләрнең берсе икән дип уйлаган идем. Күңелемнән әле аның белән бүлешергә дигән фикерләрне дә барлый башладым: «Килде заман: китап укыган кешене күрү, ишетү дә гаҗәп хәл булып тоела башлады. Ә бит элек, чыннан да, һәркемнең үз китабы була иде».
Ә ул минем уйларны белми, ишетми, әлбәттә. Һәм үз фикерен дәвам итә. Баксаң, сүзе тормыш китабы турында икән.
– Бездә күпләр кеше сүзеннән курка. Кемдер аның турында начар сүз әйтсә, ишеттерсә, хәле китә инде, үпкәли, авыр кабул итә. Әле бит ул еш кына хак сүз дә булмый. Колак яныннан гына үткәреп җибәрәсе дә бит, юк, нәрсәдер исбатларга, каршылык күрсәтергә кирәк. Уйлап карасаң, һәр кешенең үз китабы: ул аны үз кулы белән яза. Синең китапка башка кеше фикере, аның сиңа мөнәсәбәте язылмый. Анда синең турыдагы гайбәтләргә дә, яла, начар фикерләргә дә урын юк. Фәкать үзең генә хуҗа. Шуңа күрә дә тормыштагы вак-төякләргә игътибар итмәстән, менә шул китабыңны матур гамәлләр, мәгънәле эшләр-сүзләр белән генә тутырырга кирәк. Ишеткән һәр сүзгә акланып, вакланып, без аны да чүплибез, күпме кадерле вакытны әрәм итәбез. Ике бит кирәксез мәгълүматка баетканчы, бер юллык кына булса да матур гамәл турында язарга иде дә... Эшләп өлгермәгән әйбәт гамәлләребездә дә башкаларны гаепләмәс идек аннары. «Шулай итмәкче идем дә, шул кеше шулай диде дә гайрәт чикте», – дигән аклануларны күп ишетәбез. Ул акланулар да китабыбызга языла, әмма алар аны укылышлы, сөенеп кулга алырлык итмәячәк. Шулай ук башкалар турында без әйткән сүзләр дә китабыбызга теркәлә. Соңыннан мондый китапны беребезнең дә алып укыйсы килмәс...
– Кеше сүзләрен колак яныннан үткәреп җибәрү, кешенең тискәре фикеренә ис китмәс өчен шактый ныклык кирәк бит.
– Тикмәгә генә иң зур җиңү – үзеңне җиңү, димиләр инде.
– Сез бу фикерләргә дин аша килгәнсез, ахры, – дим.
– Дин аша да, тормыштагы күзәтүләрем аша да. Гел юлда йөрим. Төрле кешене күрәсең, сөйләшәсең. Юлдашларның да төрлесе туры килә, бик уйландыра торган фикерләр әйтә кайберсе. Әнә шул сүзләрне баш миендә әйләндереп йөрисең, җавап эзлисең инде.
Юлыбыз озын түгел иде. Рәхмәт әйтеп, төшеп калдым. Тик менә ничә көн инде минем дә күңелдә аның «һәркемнең үз китабы» дигән сүзләре гел «әйләнә». Онытылмасын гына, иң кирәкле чакларда искә төшсен иде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез