Көллият директоры Рим Фәхразиев әйтүенчә, быел 105 яшен тутыра торган уку йорты бик күп танылган шәхесләр тәрбияләгән. Шушы вакыт эчендә 10 мең белгеч укытып чыгарылган. Алар һәр уку елы саен 100 студентны укырга кабул итә.
– Бер гасырдан артык тарихы булган уку йортын тәмамлаучылар арасында Советлар Союзы Герое Николай Савин, язучы Зәки Нури, элеккеге урман хуҗалыгы министрлары Әбүзәр Гаянов, Алмаз Нәзиров, Нургали Миңнеханов, Әхмәдулла Газизуллин, Харис Мусин һәм башка бик күп күренекле шәхесләр бар. Аларның һәркайсы – урман хуҗалыгы өлкәсенә зур өлеш керткән кешеләр, – ди директор. – Көллият укучыларга бик күп мөмкинлекләр бирә. Белгечлек буенча белем алудан тыш, студентлар өстәмә һөнәрләр дә үзләштерәләр. Алар арасында урманчы, яшел төзелеш хезмәткәре, агач аударучы, тракторчы, чыбыктан сәнгать әйберләре ясаучы һәм башка белгечлекләр бар. Бездә белем алган бала берьюлы әллә ничә һөнәр үзләштерә ала.
Рим Фәхразиев көллияттә уку өчен тудырылган шартлар турында да сөйләде. Биредә һәр юнәлеш өчен махсус кабинетлар, лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер класслары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен урман участогы да бар икән.
– Урманчы һөнәренә күбрәк ир-егетләр тартыла. Әнә шуңа да көллияттә спортка зур урын бирелә. Студентларның буш вакытлары аз булган саен, укулары да нәтиҗәле аларның. Ә спорт егетләрне чыныктыра. Бездә футбол мәйданчыгы да бар, кышын хоккей уйнар өчен шартлар да тудырылган, – ди директор. – Читтән килгән укучылар өчен тулай торак бар. Без атна ахырында студентларны электричка станциясенә һәм автовокзалга илтеп куябыз. Кыскасы, табигатьне яраткан балалар өчен шартлар да тудырыла, яңадан-яңа мөмкинлекләр дә ачыла. Безнең уку йортын тәмамлап, урманга эшкә барган белгечкә дәүләттән бер тапкыр 500 мең сум күләмендә акча бирелә. Әлеге акча кире кайтарылмый. Бер шарты бар: белгеч бу урында 3 ел эшләргә тиеш.
Рим Фәхразиев әйтүенчә, бер тапкыр урманга кергән кеше аннан тиз генә чыкмый. Ул әле монда башкаларны да чакырып китерергә мөмкин, ди.
– Урманга хезмәт итү – бар тереклекне ярату дигән сүз ул. Безнең эштә күңел ял итә. Башка һөнәрләрдән аермалы буларак, син урман белән бергә сулыйсың, шунда яши башлыйсың, – ди ул. – Соңгы елларда җитәкчеләр тарафыннан да урманчы һөнәренә игътибар зур. Хезмәт хаклары арта, белгечләргә машина да бирелә. Бер генә шарты бар: эшеңне яратырга гына кирәк.
Көллияткә укырга керү турында мәгълүматны https://lublt.ru сайтыннан яки 8 (84364) 23-2-23 телефоны аша белешеп була.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез