Ил күләмендә исәп-хисап ясаганнар: «РИА Новости» үткәргән тикшеренүдән күренгәнчә, республикада яшәүчеләр беренчел кертемгә акча җыю күрсәткече буенча Россия төбәкләре арасында 32 нче урында. Чагыштыру өчен, бу исемлектә Башкортстан – 35, Самара – 36, Чувашия – 64, Мәскәү 28 нче урында. Белгечләр әйтүенчә, Татарстанда яшәүче өч кешелек гаиләгә ипотека рәсмиләштерү өчен беренчел кертемгә 2,19 миллион сум (бездәге торакның уртача бәясенең 30 проценты. – Ред.) акча җыярга кирәк. Ә моның өчен 3,3 ел вакыт таләп ителәчәк. Акча җыю тәртибен дә аңлатканнар: иң беренче эш итеп гаиләнең айлык кеременнән мәҗбүри чыгымнарны сызып ташларга кирәк. Калган акчаны икегә бүләсез дә әнә шул суммадан ким булмаган өлешен юрган астына яшереп куясыз, вәссаләм. Шунысы да бар: исәп-хисап өчен соңгы бер елдагы хезмәт хаклары һәм бәяләр алынган.
Тораклы булу өчен илнең төньяк төбәкләрендә яшәүчеләргә барыннан да азрак тырышырга кирәк. Аерым алганда, Ханты-Манси автоном округы – Юграда беренчел кертемне туплап бетерү өчен ике елдан да азрак вакыт җитә. Чукотка автоном округында 2 ел да 1 ай кирәк. Исемлек ахырында – Чечня. Биредә беренчел кертемгә дигән 750 мең сум акчаны туплау өчен 9 ел эшлисе. Гомумән алганда, илдә яшәүчеләргә 60 квадрат метрлы торакка ипотека рәсмиләштерү өчен беренчел кертемгә уртача 3,5 ел акча җыясы. Шул ук вакытта уртача айлык түләү – 90 мең сум тирәсе. Бүген мондый мөмкинлек гаиләләрнең 16 процентында гына бар, дигән нәтиҗәгә килгән белгечләр.
Рәсми саннардан күренгәнчә, бүген россиялеләрнең ипотека буенча 19,9 триллион сум бурычы бар. Бу – бөтен күзәтүләр тарихында рекорд сан.
Беренчел кертемгә акча туплау өчен күпме вакыт кирәк? Гомумән дә, бу мөмкин эшме? Айлык чыгымнардан соң кесәдә калган акчаны Казанда яшәүче Альбина һәм Тимур Җиһангировлар белән бергә санадык. Яшь гаилә югарыда телгә алган таләпләргә туры килә. Альбина белән Тимурның өч яшьлек уллары бар, сабый бакчага йөри. Альбина банк хезмәткәре булып эшли. Тимур медицина җиһазлары сата торган кибетләрне товар белән тәэмин итә.
– Торак мәсьәләсе безнең өчен дә актуаль, – ди гаилә башлыгы. – 32 квадрат метрлы бер бүлмәле фатирда яшибез. Тик әлегә «икеле» турындагы уйлар күбрәк хыялда гына. Чөнки бүген торак бәяләре бик кыйммәт. Ә булганын сатасы килми, улыбыз үсеп килә бит. Хәзер мондый эшкә тотыну куркыныч та әле, алдакчы әбиләр тозагына эләгеп, фатирсыз да, акчасыз да калуың бик мөмкин.
Тимур гаилә чыгымнарын аерым теркәп бара. «Хатыным белән икебезгә аена уртача 140–150 мең сум керем алабыз. Коммуналь хезмәтләр, бензин, улыбыз йөргән бакчага, түгәрәкләргә түләү, ашау-эчү кебек мәҗбүри чыгымнарга ай саен 40–50 мең сум акча китә. Искәртеп әйтәм: бу кичектергесез чыгымнар гына. Моннан тыш, гаилә белән бергәләп ял итәсе, кунакка йөрисе, ел фасылына туры китереп киенәсе дә килә бит әле. Улым Кыш бабайдан 15 мең сумлык робот сорый әнә. Мәҗбүри чыгымнардан калган сумманың яртысын, ягъни ай саен 50 мең сум акчаны аерым җыеп барган очракта да, без 3,3 елда 2 миллион сум чамасы акча туплаячакбыз. Бу бүгенге бәяләр белән дә җитәрлек түгел. Тагын өч елдан торак базарын ни көтәсен кем белгән?» – ди гаилә башлыгы.
Риэлтор Ләйсән Искәндәрова әйтүенчә, әгәр сезгә чыннан да торак шартларын яхшыртырга кирәк икән, фатир сатып алу эшен кичектерүдән файда юк.
– Торак бәясе керемнәргә караганда күпкә тизрәк үсә, – ди белгеч. – Уртача саннарны алсак, бу елның беренче яртысында Татарстанда яңа төзелгән йортларда торакның бер квадрат метры бәясе 193 мең сум тәшкил итте. Казан буенча – 240 мең сум. Узган елга караганда, якынча 15 процентка күбрәк бу. Җәй ахыры–көз башы белән чагыштырганда, октябрьдә торак базарының җанлануын да сиздек. Соңгысы ташламалы ипотекага үзгәрешләр кертүгә бәйле, әлбәттә. Фатирлы булырга теләүчеләр ноябрь–декабрь айларында да күп булачак дип өметләнәбез. Ә ихтыяҗ арта икән, димәк, бәяләр дә үсәчәк.
Сан
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада төзелеш эшләренең еллык планы 97 процентка үтәлгән. Барлыгы 3,156 миллион квадрат метр торак сафка баскан. Шуның 2,298 миллион квадрат метры – шәхси торак төзелеше.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез