Татарстан cәламәтлек саклау министры Альмир Абашев әйтүенчә, бәла аяк астында, дөресрәге, баш очында.
– Җәйге чорда эссе сугу, организмдагы су кытлыгы хроник авырулары булган кешеләр өчен аеруча куркыныч. Өлкән яшьтәгеләргә һәм балаларга карата игътибарлы булырга кирәк, – диде ул.
Министр әйтүенчә, кояш сугу ял кәефен кырмасын өчен гап-гади кагыйдәләрне үтәү дә җитә. «Кояш астында озак йөрмәгез. Күбрәк чиста су эчегез. Майлы, кыздырылган, камыр ризыклары урынына җиләк-җимеш һәм яшелчә ашагыз. Ачык төстәге, иркен, табигый тукымадан тегелгән өс киеме сайлагыз», – диде министр.
Альмир Абашев сүзләренә караганда, эссе сугуның беренче билгеләре – күңел болгану, баш авырту, баш әйләнү, сулыш кысылу, организмның хәлсезлек хисе. «Соңрак күз аллары караңгылана башларга, тән температурасы күтәрелергә мөмкин. Бу очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк», – диде ул.
Көтеп алган кояшлы көннәр бер хәл, җәйге чорда юлларда хәвеф-хәтәр очраклары да арта.
– Бу елның алты аенда Татарстанда балалар катнашында 206 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 6 бала һәлак булган, 227 се зыян күргән, – диде министр.
Ни кызганыч, соңгы арада гына да республикада балигъ булмаганнар катнашында берничә юл һәлакәте теркәлде. Аерым алганда, Чирмешәндә авариядә 45 кеше зыян күрде, Яшел Үзәндә фаҗига урынында 6 кешенең гомере өзелде, Лаешта юл-транспорт һәлакәтеннән соң 4 баланы хастаханәгә озаттылар. «Балаларны машинада йөрткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмиләр: пассажирлар саны тиешледән дә артып китә, саклык каешын эләктермиләр», – диде Альмир Абашев.
Самокат, питбайклардан егылып зыян күрүчеләр турында да әйтте ул. «Соңгы очракларның берсе: саклану чараларыннан башка тиешле булмаган урында электр самокатында йөргән ун яшьлек бала машина астына эләккән. Нәтиҗәдә тезе чәрдәкләнеп сынган. Табиблар катлаулы операция ясады. Баланың аягын тимерчыбыклар белән ялгадылар. Хәзер гаиләне озак вакытка сузылачак реабилитация көтә», – дип сөйләде министр.
«Ни кызганыч, өлкәннәр куркынычсызлык кагыйдәләре турында бәла-каза булгач кына искә төшерә. Җәй – балалар табиблары, травматолог, хирурглар өчен дә «кызу чор». Балаларның җәйге ялы күңелле хатирәләр белән генә истә калсын».
Суга кергәндә дә җиде кат уйлыйсы. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, быелгы су коену сезоны башланганнан бирле республика сулыкларында 28 кеше, шул исәптән 6 бала батып үлгән. Чагыштыру өчен: узган елның шушы ук чорында 33 кеше суга төшеп юк булган.
– Ел башыннан бирле Татарстандагы су объектларында 57 гадәттән тыш хәл очрагы теркәлде. Аларда 41 кеше һәлак булды. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19 процентка кимрәк, – дип белдерде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова.
Аның әйтүенчә, бәлагә китергән төп сәбәп – махсус җиһазландырылмаган урыннарда суга керү. «Быел моңа бәйле 19 үлем очрагы теркәлде. Шул исәптән 6 баланың гомере өзелде. Тагын бер кат искәртәбез: ял өчен җиһазландырылмаган урында суга керү тыела. Бу хакта кисәтә торган махсус билгеләргә игътибар итмәүчеләргә 1 мең сумнан 1,5 мең сумга кадәр штраф яный», – диде Регина Гаязова.
Ел башыннан бирле республиканың Яшел Үзән, Алабуга, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Биектау, Кайбыч, Лениногорск, Балык Бистәсе, Апас районнарында, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә суда батучылар саны арткан.
Рәсми саннардан күренгәнчә, бу җәйдә республиканың 27 районында 56 комлык декларация алган. «Узган елгы коену сезонында Алабуга, Әлмәт, Буа, Кама Тамагы, Спас районнарында һәм Чаллыда 6 яңа комлык ачылды. Быел әлеге исемлеккә Балтач районы да өстәлде. 2019 елдан бирле республикада исәптә тора торган комлыклар саны 23 кә артты», – диде Регина Гаязова. Быелгы коену сезоны башланганнан бирле республикадагы патруль төркемнәре су буенда ял итүчеләр янына 16 меңнән артык тапкыр чыккан. Суга керергә ярамаган урыннарда 1,3 меңнән артык тыю билгесе урнаштырганнар. 55 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Прокофьева сүзләренә караганда, бүген республикадагы 19 комлык санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килә.
– Бу – Зәй, Алабуга, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Чистай, Нурлат һәм Мамадыш шәһәр комлыклары һәм ял итү урыннары, Минзәләдәге ике комлык, Казандагы «Зур Аккош күле» һәм «Комсомольский» комлыклары, шулай ук Буа, Бөгелмә, Әлки, Кама Тамагы һәм Чистай комлыклары, – диде ул. – Су коену сезоны дәвамында белгечләр суның сыйфатын даими тикшерә: микробиологик күрсәткечләргә проба – ун көн саен, химик һәм паразитологик күрсәткечләргә айга бер тапкыр алына. Быелгы сезонда шундый 726 проба алынды. Казандагы «Түбән Елга Аръягы», «Локомотив» һәм «Глубокое күле» комлыкларындагы суның сыйфаты тиешле таләпләргә туры килмәве ачыкланды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез