Газетага язылу

Яңа елчыршысын чүплеккә ташлаучыларга штраф янавын искә төшерделәр

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң чыршыны гадәти чүп савытына ыргытырга ярамый. Моның өчен штраф яный. Адвокат Наталья Шалуба «Газета.Ru» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулхакта искә төшереп үткән.

Аның әйтүенчә, чыршы көнкүреш калдыгына түгел, бәлки зур габаритлы чүпкә керә. Агачны чүплеккә ыргыту калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу булып санала. Моның өчен 2 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф яный.Чыршыны «дөрес» итеп ташлау кагыйдәсе болайрак: аның ботакларын, кәүсәсен кисеп, зур габаритлы йөкләр мәйданчыгында калдырырга яки махсус кабул итү пунктына илтеп тапшырырга кирәк. Кайбер төбәкләрдә киселгән агачны гадәти чүп савытына гына да ташлап калдыру рөхсәт ителә. Чыршыны яндыруга килгәндә, мондый фикер башка килә икән, аны куып җибәрергә кирәк. Яндыру күп кенә таләпләр үтәүне сорый, һәм ул янгынга каршы нормаларны бозган өчен штраф белән дә янарга мөмкин, дигән белгеч.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре