12 гыйнвар 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Максималь пенсия балларын исәпләү өчен кирәкле хезмәт хакы күләме күпме булырга тиеш?
Бер ел эчендә уннан да артык пенсия баллы алырга мөмкин түгел. Өстәвенә, 2026 елда бу кадәр балл алу өчен аена 248 мең сум акча эшләргә кирәк. Бу хакта сенатор, социаль фондның Псков өлкәсе буенча бүлегенең элеккеге башлыгы Наталья Мельникова сөйләде, дип хәбәр итә «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханнарда үзгәрешләр булырга мөмкин
РФ Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханнар тапшыру тәртибен үзгәртергә тәкъдим ителде. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Азат Җиһаншинны ТР Экология министрлыгы һәм табигый байлыклар коллективына тәкъдим иттеләр
2026 елның беренче эш көнендә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министр – Азат Җиһаншинны тәкъдим иттеләр. Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды. Коллективка яңа җитәкчене ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны арткан
Татарстан башкаласында ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны 19,8 процентка югарырак. 2026 елның беренче атнасында шәһәрдә 8424 авыру очрагы теркәлгән. Бу хакта Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Һава торышы бозылу сәбәпле, «Алексеевск – Әлмәт» автомобиль юлы ябылды
Һава торышы бозылу сәбәпле, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан, 14:30 сәгатьтән «Алексеевск – Әлмәт» автомобиль юлында автобуслар һәм йөк машиналары өчен вакытлыча хәрәкәт чикләнелде.
-
Яңалыклар
Быел таксига бәяләр 18 процентка кадәр үсәргә мөмкин
2026 елда Россиядә таксига бәяләр үсүен дәвам итәчәк, бер ел эчендә алар 15-18 процентка артырга мөмкин. «Цифрлы дөнья» берлеге рәисе Валерий Корнеев вәзгыятькә шундый караш белән уртаклашты, дип хәбәр итә «ТАСС»ка сылтама белән.
-
Яңалыклар
Татарстанда экология һәм табигать ресурслары министры билгеләнде
-
Яңалыклар
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанга 200 меңнән артык турист килгән
Узган елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр Татарстан башкаласында 200 меңнән артык турист булган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның туризмны үстерү комитеты директоры Александр Шавлиашвили хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстан халкы мобиль кушымта аша түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлегенә ия
Республикада гражданнарга түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлекләре киңәйтелде. Бу хакта Татарстан Юстиция министрлыгы искәртә. «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» мобиль кушымтасында «Юридик ярдәм» сервисы эшли башлады, ул халыкның барлык категорияләре өчен хокукый консультацияләрне үтемлерәк итә.
-
Җәмгыять
«Йөрәк татарча тибә башлый»
-
Яңалыклар
Республикада авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерүгә 500 млн сум бүлеп бирелә башлаячак
Татарстанда быелдан авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә 500 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк, шул исәптән 200 млн сум – эшчәнлекләрен дәвам итүче кооперативларга республика бюджетыннан грант ярдәме күрсәтүгә. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Яңа елчыршысын чүплеккә ташлаучыларга штраф янавын искә төшерделәр
Яңа ел бәйрәмнәреннән соң чыршыны гадәти чүп савытына ыргытырга ярамый. Моның өчен штраф яный. Адвокат Наталья Шалуба «Газета.Ru» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулхакта искә төшереп үткән.
-
Яңалыклар
Декрет ялын иминият стажына кертәчәкләр
Россиядә бала карау ялын быел 1 гыйнвардан иминият стажына кертә башлаячаклар. Шулай итеп,1,5 яшькә кадәрге һәр баланы карау чоры ата-ананың иминият стажына кертеләчәк. Бу хакта «ТАСС» яза.
-
Җәмгыять
Бүген ничәсе ул?
-
Яңалыклар
1 марттан эш бирүчеләр үзләренең хезмәткәрләрен психиатр тикшеренүенә озата алачак
Медицина тикшерүеннән соң психик тайпылышлары ачыкланган хезмәткәрләрне эш бирүчеләре 1 марттан психитария тикшеренүенә озата алачак. Бу хакта «РИА Новости» Пирогов университетының клиник психология институты белгече Мария Соловьева сүзләренә таянып яза.