Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучыларның республика август киңәшмәсендә яңа уку елыннан республиканың 13 мәктәбендә тәртип өчен билге куела башлаячагын әйтте. Әлегә аны Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә һәм Алабуганың кайбер мәктәпләрендә сынап караячаклар.
– Бу уку елыннан мәктәпләргә инде онытылган совет заманы тәҗрибәсе – тәртип өчен билге дә кире кайтачак. Бәяләү өч дәрәҗәгә бүленә – «үрнәк», «рөхсәт ителә» һәм «рөхсәт ителми». Бу дәресләрдә дисциплинаны арттырыр һәм укытучылар белән укучылар арасында үзара ихтирамны ныгытыр дип өметләнәбез, – диде республиканың баш педагогы.
Түбән Камадагы 31 нче лицейның ОБЖ укытучысы, республиканың халык укытучысы Рәфхәт Сәгъдиев тәртипкә билге куюны хуплый. Аның фикеренчә, балалар билгеле бер кысадан чыкмаска тырышачак.
– Әлеге яңалык быел безнең мәктәпкә дә кертеләчәк. Һәр мәктәптә дә төрле холыклы укучылар бар. Аларның һәрберсенең өендә аерым тәрбия чаралары, ә мәктәпнең – үз кагыйдәләре. Тәртипләре төрле булган балаларны бер юнәлешкә кертү өчен кирәк бу, – ди Рәфхәт Сәгъдиев. – Элек бит мондый нәрсә бар иде. Укучыларның бер-берсенә карата игътибары да артыр дип өметләнәм. Әти-әнигә дә тәэсир итәчәк бу. Дөрес, башта яңалыкны кабул итү авыр булыр. Әмма 80 проценты килешер дип уйлыйм. Тәртипкә билге укучының укуына да йогынты ясаячак. Сыйныфта – 25 әр бала. Арада бер-ике булса да, укытучының игътибарын читкә юнәлтергә теләүчесе табыла. Бердәм кагыйдә булганда, укучы, моның өчен билгене төшерәчәкләр, әти-әниемнең йөзенә кызыллык китерәчәк бит, дип уйлаячак. Яшь укытучыларны яклауда да файдасы булыр дип уйлыйм. Ни өчен дигәндә, балалар белән эшли алмыйча китүчеләр дә аз түгел.
Лениногорск районының мәгариф идарәсе башлыгы Вәгыйз Санатуллин да совет заманындагы тәҗрибәне кире кайтаруны дөрес дип саный.
– Бу яңалык түгел. Әти-әниләр дә аны аңлап кабул итәр дип уйлыйм. Без моны аларга аңлатырга тиеш. Әти-әниләрнең берсе дә, бала кыек юлдан китәр, дип уйламый. Бала өендә – бер, мәктәптә үзен бөтенләй башкача тотарга мөмкин. Белемле кешеләрнең дә начар юлдан китүе бар. Тәртипкә билге барысын да күрсәтеп торачак. Безнең районда 8 нче мәктәптә тәртипкә билге кую кертеләчәк. Бу хакта директорлар киңәшмәләрендә дә сөйләшүләр булды, – диде ул.
Казанда яшәүче өч бала анасы Гөлүзә Василова, тәртипкә билге кайту күптән кирәк иде, дигән фикердә.
– Укытучылар арасында, бала тәртипсезләнә дип, уку билгесен төшереп куйган очраклар да бар. Моның белән бер дә килешмим. Аларның икесе – ике нәрсә. Шуңа күрә тәртипкә аерым билге булганда, гаделрәк булыр иде, – ди ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез