Янгын чыккан йорт хуҗасы: «Әле ярый күрше уятты»

Кукмара районының Вахит авылында яшәүче Кәримуллиннарның йорты, каралты-курасы янып көлгә әйләнгән. Әле ярый үзебез исән-сау дип сөенә алар бүген. Әгәр күршеләре Ранис булмаса, ниләр булып бетәр иде, билгесез!

– Күршебезгә чиксез рәхмәтлемен. Иртәнге 7 дә Ранис уятты. Ул вакытта хатыным эштә, ике бала белән мин өйдә идем. Йоклаган чак иде. Өстәге киемнәр белән чыгып кала алдык. 15 минуттан өй дөрләп яна башлады, – дип сөйли Фәргать Кәримуллин. – Өебезне яңартып, янкормалар ясап куйган идек. Бик читен. Хатыным елый да елый әле һаман. Күрәчәгебез булгандыр инде. Язмыштан узып буламы соң?
Кәримуллиннар үз нигезләрендә яңадан йорт төзергә җыеналар. Әлегә алар хатыны Рузиләнең әниләрендә яшәп торалар. “Вахит” колхозы тракторлар биреп, авылдашлары бар җирне ялт итеп җыештырганнар.

– Утның каян килеп чыкканын белмибез. Әлегә тикшерәләр. Бөтен авыл булыша. Аларга рәхмәттән башка сүзебез юк, - ди Фәргать.
Кәримуллиннарга ярдәм итәргә теләүчеләр Саклык банкына беркетелгән 89083301035 телефон номеры аша акча күчерә ала.

Янгыннан ничек сакланырга?

– Сыйфатлы электр җиһазлары кулланыгыз;
– Кулдан ясалган приборлар тотмагыз;
– Электр приборларын төзек тотыгыз;
– Аз гына зыян күргән кабель дә, хәтта телефон зарядкасы, теләсә кайсы вакытта кыска ялганыш китереп чыгара ала;
– Янгын турында кисәтүче җиһаз куйдырыгыз. Ул кыйммәт тормый.
Зур булмаган янгынны ничек сүндерергә?
Аш бүлмәсендә сөлге янып китсә – аны раковинага ташлагыз, су сибегез яисә кәстрүл капкачы белән каплагыз.
Табада май янса, аны капкач белән тыгыз итеп ябыгыз һәм плитәне сүндерегез. Янган майга су сибәргә ярамый – пешәчәксез.
Фатирда янган изоляция исе чыкса, гомуми электрны сүндерегез. Балаларга ул урнашкан урынны күрсәтегез.
Көнкүреш техникасы янса, фатирдагы утны яки розеткадан шнурны алып приборларны уттан өзегез, приборны һава кермәслек итеп йон юрган, тыгыз тукыма белән каплагыз.
Электр челтәренә тоташтырылган аппаратураны су белән сүндерергә ярамый!
Теләсә кайсы очракта да 112 телефоны буенча коткару хезмәтенә шалтыратыгыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре