Ярдәм тиз киләчәк: медицина оешмаларына машиналар бирделәр

Вакытында өлгерү өчен техникасы да, җиһазы да булырга тиеш. Әле узган атнада гына Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган тантанада республиканың медицина оешмаларына 5 мең компьютер, 140 машина: 100 Sollers Atlant ашыгыч ярдәм һәм 40 Lada Aura җиңел машинасы тапшырдылар.

Яңа ашыгыч ярдәм машинасы алучылар арасында Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе баш табибы Ильяс Минвәлиев та бар. Яшерми: хастаханә өчен генә түгел, бөтен район өчен зур вакыйга бу.

–  Соңгы тапкыр район хастаханәсенә яңа машиналар 2019 елда кайтты. Ул ковид чорына туры килде. Алар көненә 800–900 чакрым уза иде. Шуңа бу машиналар бик тиз тузды, – ди баш табиб.

Буа район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Сәмирханов та, безнең эштә яңа тимер атсыз булмый, ди.

– Элек ашыгыч ярдәм машиналары 7–8 ел эшләгән булса, хәзер алар күп дигәндә 5 ел хезмәт итә. «Ашыгыч ярдәм» хезмәте өчен яңа машиналар бигрәк тә кирәк. Без кешеләргә беренче ярдәм күрсәтеп кенә калмыйбыз, авыр хәлдәге авыруларны Казан шәһәренең 7 нче номерлы хастаханәсенә, РКБга да алып барабыз бит, – ди ул.

Яңа машиналарның һәрберсендә 32 берәмлек медицина җиһазы гына бар. Кислород аппараты, реанимация сумкасы, йөрәкне эшләтеп җибәрә торган дефибриллятор, ИВЛ аппараты – барысы да кул астында.

Нурлат Үзәк хастаханәсенең «Ашыгыч ярдәм» хезмәте машина йөртүчесе Камил Исмәгыйлев та яңа тимер атларны бәяләп өлгергән инде. Ни дисәң дә, ашаган түгел, тураган белә.

– Машиналар бик яхшы, ышанычлы. Беренче ярдәм вакытында күрсәтелсен өчен анысы да мөһим бит. Без – Татарстанның иң ерак районы, Самара өлкәсе белән чиктәш. Иске машиналар сафтан чыккан иде инде. Әле бер запчасть, әле икенчесе кирәк. Хәзер бу мәшәкатьтән котылабыз, – дип сөенә тәҗрибәле машина йөртүче.

Соңгы биш ел эчендә Татарстанның сәламәтлек саклау оешмаларына 1 меңнән артык ашыгыч ярдәм машиналары һәм җиңел автомобильләр бирелгән. Моннан тыш 27 мобиль комплекс та кулланышка тапшырылган.

– Сәламәтлек саклау системасы – халык өчен бик әһәмиятле тармак. Монда иң мөһиме – белгечләр, табиблар. Әмма тиз, нәтиҗәле, сыйфатлы эшләр өчен кулыгызда эш коралы булырга тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов машиналар тапшырганда.

Татарстан Рәисе күрсәтмәсе нигезендә 2023 елдан республиканың медицина оешмаларына компьютерлар да тапшырыла. Шул вакыт эчендә дәвалау оешмаларына 15 мең компьютер кайткан. Дүрт ел дигәндә аларның саны 20 меңгә җитәчәк, дип көтелә. Яңа компьютерлар медицина хезмәткәрләренең көндәлек эшен җиңеләйтә, документ белән эшләгәндә күпме вакытны янга калдырырга, авыруга күбрәк игътибар күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бер үк вакытта алар «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты күрсәткечләрен яхшыртырга да ярдәм итә.

Соңгы өч ел эчендә Яшел Үзән үзәк район хастаханәсендә дә бөтен компьютерларны яңартканнар.

– Республика сәламәтлек саклау тармагын цифрлаштыру бара. Шуңа компьютерларга да гел ихтыяҗ булып тора. Без бүген бөтен компьютер һәм аңа кирәк-яракны яңарттык. Шунсыз булмый. Бүген, мәсәлән, кешенең электрон амбулатор картасыннан башка эшне күз алдына да китереп булмый, – ди баш табиб Рамил Мөхәммәтдинов.

Моннан өч ел элек Яшел Үзәне халкы яңа маммограф һәм рентген аппаратлы да булган иде. Аны Васильево бистәсе хастаханәсенә урнаштырдылар. Бүген аннан Васильево, Осиново, Раифа, Әйшә, Октярьское кебек күрше бистәләрдә яшәүчеләр файдалана. Хастаханә барлыгы 49 торак пунктка, 42 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә.

Сүз уңаеннан, соңгы биш елда Татарстан дәвалау оешмаларына барлыгы 22 флюорография һәм маммография аппараты кайтарылган. Ерак авыл һәм бистәләрдә яшәүчеләр дә вакытында тиешле медицина ярдәме алсын өчен, республика районнары буйлап 5 күчмә поликлиника йөри.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре