«Динамо»га өстенлек бирүчеләр күбрәк булса да, Казан хоккейчылары, Минск командасын отып, соңгы өч елда тәүге мәртәбә Гагарин Кубогы өчен көрәштә ярымфиналга чыкты. Әмма бу җиңүнең кыен ягы да бар: тренерларга рәттән дүрт очрашуда җиңгән хоккейчыларны башлары әйләнүдән сакларга туры киләчәк. Татарстанның төп командасы булган «Ак Барс»ның әбиләрнең дә, бәбиләрнең дә өметен аклыйсы бар.
Алдан кычкырган күке кыйссасы
Сезон дәвамында Минск хоккейчылары тамашачы өчен күңелле, ә үзләре өчен нәтиҗәле уен күрсәтә алды. Капкачылары ышанычлы булды, Төньяк Америкадан җыелган башбирмәс сакчылары көндәшкә артыгын кыланырга ирек бирмәде, ә җитез һөҗүмчеләре бертуктамый очко артыннан куды. Сэм Энэс, мәсәлән, 32 алка һәм 57 пас белән даими чемпионатның иң нәтиҗәле уенчысы булып танылды. Шул ук Энес Виталий Пинчук һәм Алекс Лимож белән бергә чемпионатның иң шәп өчлеге булып танылды. Күрделәр, ышандылар һәм аларны Гагарин Кубогына дәгъва кылган командалар сафына кертеп тә куйдылар. Җитмәсә, плей-оффның беренче өлешендә Минск «Динамо»сы, Мәскәүнекен 4:0 исәбе белән отып, көрәштән бәреп чыгарды. Әнә шулардан рухланып, белгеч булганнар һәм булмаганнарның зур өлеше Дмитрий Квартальнов уенчыларының «Ак Барс»тан өстен чыгасын фаразлады. Җитмәсә, Әнвәр Гатиятуллин хоккейчылары соңгы ике елда бу команданы бер мәртәбә дә җиңә алмады. Шул арада Дмитрий Квартальновның Татарстан башкаласында уйнап һәм эшләп киткәнен, КХЛдагы иң мәртәбәле һөҗүмчеләрдән саналган Вадим Шипачевның да Казанда әйтер сүзе калганын искә төшерделәр.

Алка гына җитми
Әмма плей-офф җиткәч, хоккейда күп нәрсәнең асты өскә килә торган гадәте бар. Хәлиткеч очрашуларда очколар гына җитми, тизлек тә аз, өстен чыгар өчен осталык та ярдәм итмәскә мөмкин. Тәҗрибәсез булмый, чыдамлык һәм сабырлык та бик кирәк. «Ак Барс» белән «Динамо» арасындагы очрашуларның язмышын әнә шул сабырлык хәл итте дә инде. Минскиның КХЛда иң зурысы саналган 15 мең кешелек аренасында узган беренче матчта бу сериядә кайсы якның өстен икәне билгеле түгел иде әле. Әмма икенчесендә «Динамо»ның өметләре нечкә урыннан өзелде. Матч тәмамлануга ук, Дмитрий Квартальнов клуб хезмәткәрләрен очрашу алдыннан тантаналы чара уздырганнары өчен сүгеп атты. Әйтергә кирәк, ике якның мөнәсәбәтләре моңа кадәр дә үрнәк итеп сөйләрлек түгел иде. Казанда «Ак Барс» файдасына 4:0 исәбе белән тәмамланган очрашудан соң исә баш тренер бөтен уйлаганын тышка чыгарып салды. «Бар яктан оттырдык. Команда өчен бераз оят булды. Плей-оффта мондый йомшаклык күргән юк иде», – диде ул. Ә бер көннән интернетта остазның эштән куылуы турында хәбәрләр чыкты. Әлбәттә, шунда ук кире кактылар, ничек инде алай булсын, ул – безнең кеше, командада кала, диештеләр. Әмма утсыз төтен чыкмый, дөресен әйткәндә, сериянең язмышы хәл ителгән иде инде.

Хаталар өстендә эш
Дүртенче матч күңелсез булмады үзе. Беренче период дәвамында кагыйдә бозган уенчылар утырган эскәмияләр буш тормады. Минск хоккейчылары йодрык уйнатты, Казанныкылар да җавап бирде. Кунаклар сукты, хуҗалар екты. Алкаларны исә Әнвәр Гатиятуллин уенчылары гына кертте. Матч тәмамланырга 3 минут калып барганда, исәп «Ак Барс» файдасына 3:0 иде. Казан хоккейчыларының күңеле ярымфинал ягына очты, ә Минск уенчыларының сезонны үзләрен күрсәтеп тәмамлыйсы килде. Ике тапкыр уңышка ирешә алдылар, әмма соң иде инде.
«Динамо»ны көчлерәк дип санаган белгеч булганнар һәм булмаганнарны да ачуланасы килми. Сезон дәвамында «Ак Барс» белән төрле хәлләр булды. Рәттән оттырылган матчлардан соң «Кем гаепле?» дигән сорауга җавап таба алмый изаланганда, тренерны алмаштыру, уенчылары куу турында сүзләр тарлаганда, кая инде анда Гагарин Кубогы турында хыяллану? Әмма плей-офф җиткәндә, Әнвәр Гатиятуллин төзәтеп-боргычлап, командасындагы барлык хоккейчыларны көрәшкә әзерләп бетерә алды. Капкачы Тимур Билаловны Максим Арефьев алмаштыра ала. Сакчылар Никита Лямкин белән Митч Миллер – иң нәтиҗәле уенчылар исемлегендә. Һөҗүмчеләр Дмитрий Яшкин белән Артем Галимов очко җыйган арада көндәшне дә кызганмый. Плей-офф алдыннан 50 яшен тутырган баш тренер команда дилбегәсен нык тота. Бозга чыгучылар арасында бердәм уенга зыян салырлык хоккейчылар күренми, һәрберсе үз вазыйфасын яхшы белә. Баш тренер әйтмешли, «мин» түгел, ә «без» дип сөйләшәләр. «Авыр чакта бердәмлек җитмәгән вакытлар булды. Без бу мәсьәләдә алга китә алдык», – диде ул. «Трактор»га каршы матчлардагы хаталар өстендә эш «Динамо» белән уйнаганда нәтиҗәсен күрсәтте. Әмма тренерларның мәшәкате бетмәде әле: рәттән дүрт очрашуда җиңгән хоккейчыларны башлары әйләнүдән сакларга туры киләчәк. Алдагы көндәшләрнең барысы да Гагарин Кубогын ничек отасын яхшы белә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез