Бу хакта Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров әйтте. “Торак мәсьәләсе бала табуга турыдан-туры бәйле. Бүген исә гаиләдәге балалар саны дәүләт ярдәме күләменә берничек тә тәэсир итми. Федераль законнаррга үзгәрешләр тәкъдим итеп, социаль ярдәм күләмен гаиләдәге балалар саныннан чыгып билгеләргә тәкъдим итәбез”, – диде министр. Аның әйтүенчә, бүген республикада яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә бәйле 4 программа гамәлдә.
Шул ук вакытта, чиратлар кимеми. 2024 ел азагында чиратта 2,5 меңләп гаилә торса, 2026 ел башында аларның саны 3,5 меңнән артып киткән. Шул исәптән, 300 ләп яшь гаилә авылда яши.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез