8 июнь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Дәүләт Советында «Язылу бүләк ит!» хәйрия акциясе узды
Утырыш башланыр алдыннан депутатлар республиканың социаль учреждениеләре өчен 2026 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылды.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Ракеталар әңгәмәсе
Бу юллар дүшәмбе иртәсендә языла. Якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә Якын Көнчыгыш күгендә яңадан ракеталар очты, дроннар канат җилпеде. Израильнең Ливанда һәм Газзәдә кылган башбаштаклыкларына җавап итеп Иран ракета залплары бирде. Апрель башында бераз тынып торган сугыш яңадан кызарга җыена.
-
МӨҺИМ
Фермага... ял итәргә: Татарстанда агротуризм белән кызыксынучылар саны арта
Фермага сыерлар карарга, күл буенда балык тотарга, бал кортлары белән дәваланып, тәмле сөт һәм катык, җиләк-җимеш белән сыйланырга. Соңгы елларда республикада туризмның яңа һәм өметле юнәлеше – агротуризм аерым игътибар бирә башладылар.
-
Яңалыклар
Яшьләр көне уңаеннан Казанда күп кенә кызыклы чаралар уздырылачак (ПРОГРАММА)
27 июнь – Яшьләр көне яшьлекнең календарьдагы бер көн белән генә чикләнмәвен искә төшерүгә сәбәп тә.
-
МӨҺИМ
Казанда төзекләндерү эшләре вакытында алып барыла
Казанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча үтәлгән эшләр күләме 47 процентка җиткән. Эшләр 95 объектта алып барыла, 24 йортта тулысынча төгәлләнгән инде, тагын өч объект буенча дәүләт комиссияләре уздырылган. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Илсур Хисмәтуллин сөйләде.
-
Яңалыклар
Татарстан шәхси торак төзелешенә ипотека бирү буенча лидерлар өчлегенә кергән
Татарстан Республикасы шәхси торак төзелешенә бирелгән ипотека торак кредитлары күләме буенча Россия буенча өченче урын яулады.
-
Яңалыклар
Татарстанда бушлай йөгерү үзәкләре пәйда булачак
Бөтенроссия Җиңел атлетика федерациясендә массакүләм спорты үстерүгә һәм сәламәт тормыш рәвешен булдыруга юнәлдерелгән проектның гамәлгә ашырыла башлаячагын әйткәннәр.
-
Яңалыклар
Татарстанда беренче тапкыр талпан боррелиозы очраклары ачыкланган
Татарстанда сезон башланганнан бирле беренче тапкыр талпан боррелиозы очраклары ачыкланган.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев Татарстан Дәүләт Советы утырышында катнаштылар
Бүген җиденче чакырылыш республика Дәүләт Советының егерме беренче утырышы ачылды. Утырыш эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов үткәрде.
-
Яңалыклар
Россия көнендә «Корни» төркеме һәм Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак
Россия көне бәйрәм чараларына бай булачак. Алар атна уртасында ук башлана. Бәйрәм үзе «Казан» гаилә үзәге янында зур концерт һәм салют белән төгәлләнә.
-
Яңалыклар
Арча районында бер торак пункт бетерелде
Татарстан Дәүләт Советының 21 нче утырышында депутатлар республикадагы бер торак пунктны бетерү өчен тавыш бирде.
-
Яңалыклар
Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин иткәндә балалар санын исәпкә ала башларга мөмкиннәр
Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 21 нче утырышында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү дәүләт программаларын тормышка ашырганда балалар санын да исәпкә алырга тәкъдим иттеләр.
-
Яңалыклар
Белгеч тырнак ясатуның нинди очракта куркыныч тудырырга мөмкин булуын әйтте
Бигрәк тә аяк тырнакларын ясатуга карата җаваплы карарга кирәк.
-
Интервью
Финанс министры: «Быелгы бурычлар хәзерге вазгыятьне исәпкә ала»
Бүген Дәүләт Советында 2025 елгы республика бюджеты үтәлеше турында хисап каралды. Узган елгы бюджетның үтәлеше турында без Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов белән фикер алыштык.
-
Яңалыклар
Наркотик куллану яше 13,8 яшькә кадәр төшкән
Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык үткәргән тикшерүләр күрсәткәнчә, наркотикны беренче тапкыр кулланып карау яше 17 дән 13,8 яшькә кадәр төшкән.