Терәк
СВО ветераннары белән аралашу да рух ныклыгы бирә. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шулай ди.
– Россиянең төрле төбәкләреннән килгән көчле рухлы ир-егетләрне бергә күргәч, күңелдә горурлык хисләре туа. Алар – тормышта зур авырлыкларны җиңә алган кешеләр. Тагын шунысы бар: алар бер-берләренә терәк була беләләр.
«Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе урынбасары Алена Гаврилова әлеге чемпионатны яңа мөмкинлекләр бирә торган ярыш дип атады.
– Узган ел ярышларда катнашкан егетләрнең 85 проценты эшкә урнашты. Безнең бурыч әлеге чемпионатка тагын да күбрәк ир-егетләрне җәлеп итү. Быел ярышларда 1 меңнән артык кеше катнашырга теләк белдерде. Киләсе елларда бу сан икеләтә артыр дип уйлыйбыз. Махсус хәрби операциядән кайтучыларны энергетика һәм транспорт тармагына җәлеп итәбез. Егетләр арасында бер аягында протез булып та, автобус йөртүче кеше бар. СВО ветераннарына IT юнәлеш буенча да эшкә урнашу мөмкинлеге бар, – диде ул.
Чемпионат кысасында узган «түгәрәк өстәл»дә егетләрне эшле итү турында фикер алыштылар. Россия Хезмәт министрлыгының Хезмәт миграциясе һәм халыкны эш белән тәэмин итү департаменты директоры урынбасары Денис Шәмгунов әйтүенчә, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне эшле итү – катлаулы һәм мөһим бурыч.
– Хөкүмәт карары белән СВОда катнашучыларны эшкә урнаштыруны арттыру буенча план кабул ителде. Аның нигезендә СВО ветераннарына белем бирү, аннары исә шуннан чыгып белемнәрен күтәрү, социаль ярдәм күрсәтү, аларны яңадан тормышка кайтару һәм эшкә урнашырга ярдәм итү каралган. «Кадрлар» илкүләм проекты ярдәмендә СВОда катнашучыларны һөнәрләргә өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Бу проект ярдәме белән 213 төрле һөнәр алырга мөмкин. Аларның 21 е махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен, – дип сөйләде ул.
Эзләгән табар
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, республикада эш бирүчеләргә инвалидларны урнаштырган өчен дәүләт ярдәме бар. Министр сүзләренә караганда, СВОдан кайтучыларга республикада 545 эш бирүче 3700 вакансия тәкъдим итә.
– Эшкә җәлеп итәр өчен, без егетләр тернәкләндерү узганда госпитальләргә барып, аларга тиешле ярдәм турында сөйлибез. Биредә үк эшкә урнашу проблемасы да күтәрелә, – ди министр. – Алар өчен аерым вакансия ярминкәләре уза. Ир-егетләрнең күбесе үз эшен ачарга теләк белдерә. Андыйларга дәүләт тарафыннан 250 мең сум ярдәм каралган. Ә инде социаль контракт төзеп эшләүчеләргә 350 мең сум акча бирелә. 2025–2026 елларда 81 СВО ветераны социаль контракт төзеп, үзе генә түгел, башкаларны да эшле итә.
Әмма проблемалар да бар. СВО ветераннары арасында төрле бәйлелектән интегүчеләр аз түгел. Министр бу мәсьәләне бергәләп хәл итәргә тәкъдим итте. «Бу хакта дәшми калырга ярамый», – диде ул.
«Бирешмим»
Иң мөһиме – яныңда терәк булырдай кешеләрең булсын! Буа егете Илмар Галимов шулай ди. Ул чемпионатта «Электр җиһазларын сүтеп җыю» компетенциясендә ярыша.
– «Алга» батальонында хезмәт иттем. 2025 елда яраландым, бер аяксыз калдым. Бик авыр вакытларда «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан бүлеге ярдәмгә килде. Башта миңа булыштылар, хәзер үзем районда социаль координатор булып эшлим. Анда булып кайткач, егетләр белән уртак тел табу җиңел. Тернәкләндерү, дәвалану чорларын узганга, тәҗрибәмә таянып, башкаларның да проблемаларын чишәргә ярдәм итәм, – ди ул.
Арча районының Югары Бирәзә авылы егете 25 яшьлек Фидаил Габдрахманов өлешчә мобилизация башлануга повестка ала.
– Узган ел СВОда бер аяксыз калсам да, күңелемне төшермим, протез белән йөри алганыма сөенәм. СВО минем тышкы кыяфәтемне генә түгел, күңелемне дә үзгәртте. Вакытыннан алда олыгаеп киттем, – ди ул. – «Абилимпикс»та «Эретеп ябыштыручы» юнәлешендә көч сынашам. Беренче генә катнашуым әле. Армиядән кайткач, бер оешмада эретеп ябыштыручы булып эшләгән идем. Өлешчә мобилизациягә киткәч тә эш урынымны саклап тордылар. Тернәкләнгәч, шунда ук урнаштым. Бу эштә тәҗрибәм зур.
Херсон өлкәсеннән килгән Айбәк Рәимкуловка Казан ят шәһәр түгел. Әнисенең туган ягы ул.
– 2022 елда контракт төзеп СВОга киттем. 2025 елда сәламәтлегем какшагач кайтардылар. «Штукатур-маляр» компетенциясендә көчемне сынарга җыенам. Төбәктә узган ярышлардан уздым да Казанга килдем. Бераз дулкынлансам да, җиңүгә өметем зур, – ди ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез