Газетага язылу

Яхшы күрше – чын бәйрәм: Татарстанда «Күрше» фестивале бу җәйдә дә дәвам итәчәк

Гармуныңны ерак алып куйма, күрше! Татарстанда узган ел башланган «Күрше» фестивале бу җәйдә дә дәвам итәчәк. Ишегалларында, парк һәм скверларда иң яхшы бәйрәм оештырырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә башлаганнар инде. Финанс ярдәменең гомуми күләме – 40 миллион сум. Быел фестивальне «мирас» төшенчәсе белән дә баетачаклар. Күршеләрне ни көтә?

Яхшы күрше – чын бәйрәм: Татарстанда «Күрше» фестивале бу җәйдә дә дәвам итәчәк

Ышанмаслык, әмма мөмкин хәл! Республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республикада узган елның җәендә башланган һәм кышкы чорда да дәвам иткән «Күрше» фестивале нәтиҗәләрен әнә шулай дип бәяләде.

– Бу – чын мәгънәсендә ихлас, күңелле һәм иҗади фестиваль. Ул күршеләр арасындагы игелекле мөнәсәбәтләрне чагылдыра. Бүгенге геосәяси шартларда без бер-беребезгә аеруча кирәк, – диде вице-премьер. – «Күрше» фестиваленең беренче ике чоры безгә республикада яшәүчеләрнең ни дәрәҗәдә актив, иҗади, дөньяга уңай карашта булуын күрсәтте. Алар үз тәкъдимнәре аша тирә-юньдәгеләргә дә яхшы кәеф бүләк итә. Без – чын мәгънәсендә бер-беребезгә яхшы кәеф бүләк итә белә торган республика. Татарстанлыларның фестивальгә бәйле тәкъдимнәре бу җәйдә дә тормышка ашырылуын дәвам итәчәк. Республикада яшәүче һәркемне чын күңелдән фестивальдә катнашырга чакырабыз.

Билгеле булганча, төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләрне җанландыруга юнәлдерелгән бу чаралар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән тормышка ашырыла.

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, Татарстанда яшәүчеләр барлык фикер-тәкъдимнәрне күтәреп ала һәм ярдәм итәргә тырыша. «Оештыручылар фестивальне үткәрүдә актив катнашучыларны бриллиантлар дип атый. Алар – республика бриллиантлары. Җир шарын әнә шундый кешеләр, аларның игелекле эш-гамәлләре тотып тора. Безнең бурыч – тәкъдимнәрне күреп алып, аларны тормышка ашырырга ярдәм итү. «Күрше» берләштерә дә әле. Бер ишегалдында яшәүчеләр таныша, уртак ниятләр белән янып яши башлый. Фестивальнең кышкы сезоны күрсәткәнчә, үзара берләшеп, дус-тату булып яшәргә теләүчеләрне салкыннар һәм кар-буран да куркытмый», – диде вице-премьер.

Кышкы фестиваль кысасында республикада яшәүчеләрдән 1,4 меңнән артык гариза кабул иткәннәр. Нәтиҗәдә 52 җиңүче билгеләнгән. Республиканың төрле районнарында 219 чара узган. Аларда 80 меңнән артык кеше катнашкан. Җәйге «Күрше» тагын да колачлырак булачак дип көтелә.

– Узган ел республикада иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү программасына ун ел тулды. Әлеге вакыт эчендә 500 дән артык парк һәм сквер яңартылды. 2020 елдан бирле тормышка ашырыла торган «Безнең ишегалды» программасы кысасында исә 6 меңгә якын ишегалды танымаслык булып үзгәрде. Шуңа күрә бүген тирә-юньне төзекләндерү мәсьәләләреннән бигрәк, яңартылган иҗтимагый киңлекләрне төрле вакыйгалар белән баету, бирегә бәйрәм рухы өстәү турында күбрәк уйлана башладык. Узган кышта көн саен «Күрше» кысасындагы чаралар узды. Җәй көне республикада яшәүчеләр тагын да активрак булачак дип ышанабыз, – диде Татарстан шәһәрләрен үстерү институты фонды директоры Наилә Нагуманова.

«Күрше» бәйгесен үткәрү тәртибе

20 апрель–24 май – гаризалар кабул итү вакыты

25 май–7 июнь – экспертлар гаризаларны карап чыга һәм җиңүчеләрне билгели

8 июнь – җиңүчеләр исемлеген игълан итәләр

9–14 июнь – «ВК»да халык арасында өстәмә тавыш бирү оештырыла

22 июньнән – республика күләмендә ишегалды вакыйгалары башлана

Узган чорлардагы кебек үк, күршеләр өчен иң яхшы бәйрәм оештырырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә башлаган инде. Приз фонды – 40 миллион сум. Физик затлар – 300 мең сумга кадәр, юридик затлар 500 мең сумга кадәр финанс ярдәме алырга мөмкин. Шунысы да бар: бер генә түгел, ә өч чара үткәрергә һәм кирәкле сумманың 20 проценты күләмендәге акчаны башка чыганаклардан җәлеп итәргә туры киләчәк. Бәйрәм нәкъ менә «Безнең ишегалды» программасы кысасында яңартылган мәйданда узарга тиеш дигән шарт юк. Тәгаен мәгълүмат күршефест.рф сайтында.

Быел «Күрше» фестивален «мирас» төшенчәсе белән дә баетачаклар. «Берничә сәгать буе бәйрәм итү әйбәт, ә аннан соң нәрсә калачак? Моны истә тотып, фестиваль кысасында «Күрше. Мирас» махсус проекты гамәлдә булачак. Уртак эшләребез аша без халкыбызның бай мирасын саклап калырга тырышачакбыз. Мисал өчен, танылган язучы исемен йөрткән урамда яшәүчеләр ишегалдында аңа багышланган күргәзмә үткәрә ала», – дип сөйләде Наилә Нагуманова. Җәй күңелле генә түгел, файдалы да узсын!

21 апрельдә киләсе елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча илкүләм онлайн-тавыш бирү башлана. Татарстан яшәүчеләрне читтә калмаска өндәделәр. Татарстан шәһәрләрен үстерү институты фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова хәбәр иткәнчә, тавыш бирү 21 апрельдән 12 июньгә кадәр дәвам итә. Тавыш бирүдә 45 муниципаль берәмлектән 178 территория катнаша.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре