Газетага язылу

Язучы Президент булса

Язучы Президент була аламы? Ала, тик бик сирәк очракта гына. «Ни өчен сирәк?» диярсез. Сәбәбе бик гади аның: каләм ияләренең абсолют күпчелегенә власть кызык түгел. Аңа иҗат күп тапкыр мавыктыргычрак, кызыграк. Тик һәр кагыйдәдән дә искәрмәләр, тайпылышлар була.

 

Бу атнада Вацлав Гавел дигән чех язучысының, Чехословакиянең соңгы, Чехиянең беренче Президентының тууына 90 ел тулды. Биредә башлап шунысын да әйтү мөһимдер: Гавел – илбашы вазыйфасында булган мин белгән бердәнбер язучы.

 

Илбашы дәрәҗәсендәге зур вазыйфага гадәттә холкында идарәче сыйфатлары өстенлек иткән, боерырга, лидер булырга яраткан калын тиреле, элекке язмаларда без «альфа-самец» дип атаган затлар ашкына һәм дә килә. Кайберәүләрне, өлкән туган әйтмешли, «хлебом не корми», башлык, командир ит. Булдыра аламы, юкмы, сәләте, кешелек сыйфатлары бармы, җитәрлекме – аны уйлап тору юк. Хәер, кешелек сыйфатлары дигәндә, анысы бик исәпләнелми дә бугай. Без шундый дөньяда яшибез, төрле югарылыктагы кәнәфиләргә үз урынын акламаган, аңа лаек булмаган әллә күпме затлар утыра. Тик монысы – аның әле ярты гына бәла. Төп бәла шунда, иң югары кәнәфи дигәндә, антик чор шагыйре Квинт Гораций ике мең ел элек үк әйткән кагыйдә хәзер дә үтәлеп, еш кына «Патшаларның  дуамал акылсызлыгы халыкка һәрчак михнәт китерә», – дип бәяләрлек хәлләр дә килеп чыккалый.

 

Язучы гына түгел, башлык, илбашы булырга кызыкмаучылар җитәрлек. Тик барыбыз да белгән «Генерал булырга теләмәгән солдат – начар солдат», – дигән билгеләмә дә бар бит әле. Ягъни җитәкчелеккә омтылу, командир булу табигый, дөрес. Шәхсән мин бу сүз белән бер дә килешмим. Армияләр булгач, генераллар да, илләр булгач, илбашлары да кирәктер анысы. Ләкин андыйларга кеше, ил язмышларын хәл итәсе, андый вазыйфаны башкарганда, теләмәгәндә дә өстенә күпләп гөнаһ та аласы әле. Теләми, дию бәлки дөрес тә түгелдер. Дөресе шул, күпләр властька ирешүгә, гөнаһтан курыкмый, аны күрми башлый. Кыек эшләр төрле чик-чаманы узып китә. Үз мин-минлегеңне канәгатьләндереп язык җыю – миңа калса, соң дәрәҗәдәге мәгънәсезлек, хәтта ки җинаять. Үзе, үз гамәлләре өчен генә җавап биргән солдатның, ул яктан алганда, яу кырында ятып калганда да, намусы да, иманы да пычранмый, чиста кала. Гомумән, әгәр дә оҗмах дигәннәре бар икән, абсолют күпчелекне анда гади, гадилеге белән самими, ихлас та, намуслы да булган кешеләр тәшкил итәчәк.

 

Язучы, иҗат әһеле – мәгълүм әйтемдәгечә, штыкны каләмгә алыштырган зат. Совет юлбашчыларының берсе әйтүенчә, ул – кеше рухының инженеры. Алай гынамы, яхшы язучы ихтимал ун генералга тора. Толстой кебек даһилар – ун илбашына. Яхшы язучы – бәндәне яктылыкка, нурга чыгарырга тырышучы кеше, ул – мессиягә якын зат. Ул – фикер иясе. Ул – сизгер, ул юка тиреле җан. Католик динендә «чистилище» дип аталган җир, ягъни фанилыктан китеп, теге дөньяга барып җиткәнче кереп, гөнаһлардан арынып чыга торган урын барлыгын әйтәләр. Яхшы язучы каләме астыннан чыккан яхшы китап та –кечкенә бер шундый «чистилище». «Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый начарлык», – диләрме әле? Елау да – чистарынуның бер рәвеше...

 

Фикер ияләре тәхеттә утырганда гаделсезлекләр, әлбәттә, кимер иде. Моны борынгыдан ук белгәннәр. Бу урында Платонның үз заманында ук: «Философлар – хаким, хакимнәр философ булганда гына җиргә бәхет иңәчәк», – дигән шартын янә дә искә төшерәсе килә. Тик философларны да, язучыларны да хакимияткә аркан белән тартып китерсәң, аннары шул аркан белән тәхеткә бәйләп куйсаң гына инде. Бөтен дөньясында «Бары акылда, фикердә, кешелеклелектә үрнәкләр генә тәхеткә лаек» дигән канун чыгарганда да, тулы гарантия юк. Андый фильтр кешелекне яңа эрага бәлки илтер дә иде. Каннарында тестостерон кайнаган, «өер башы» булырга ашкынганнар барыбер тынмаячак. Аларга, кем әйтмешли, тоташ кастрация кулланып булмый бит инде...

 

Табигатькә кайтыйк. Анда да һәммә җанвар «тәхет»кә атлыкмый. Ә менә атлыкканнар һәрчак усал, агрессив, күпмедер рәхимсез дә була. Чөнки алар калдырачак нәселдә шундый сыйфатлар өстенлек итәргә тиеш. Башкача булганда төрнең исән калу, токымны дәвам итү мөмкинлеге кими. Табигатькә чыннан да «альфа-самец»лар кирәк, алар аклана. Тик кешеләр арасында андый реликтив принципның үтәлеше, күрүебезчә, күп проблемалар китереп чыгара. Чыгара гына түгел, ул кешелеккә кешечә яшәргә комачаулый...

 

Сүз башыбыз шүрәле, ягъни Вацлав Гавел иде бит әле. Язуларынча, булачак Президент яшьтән үк язарга, иҗат итәргә яраткан. Яшьтән үк ул гаделсезлеккә нәфрәт дигән күркәм сыйфат иясе булган. 1968 елда Чехословакиягә совет танкларын кертү яшь драматургны сәясәтче итә. Ә хокук яклау юнәлешендәге даими эшчәнлеге соңрак аны Президент кәнәфиенә утырта. Тик аңынчы хөр фикерле кыю драматург илдәге коммунистик режим тарафыннан өзлексез эзәрлекләнә, берничә тапкыр төрмәдә дә тотыла. Үз илендә тыелган пьесаларының Европаның иң яхшы театрларында куелуы, төрле премияләргә лаек булуы аңа популярлык китерсә, икенче яктан ул хәлләр үз ватанында аны даими кыен ашатып яшәтә.

 

Гавелны 1989 елгы «бәрхет революция» Чехословакия илбашы итә. Шунысы да билгеле, ул илнең ике бәйсез дәүләткә – Чехия белән Словакиягә аерылуына каршы була. Аерылу котылгысызлык чигенә җиткәч, отставкага китә. Ләкин 1993 елда чехлар аны үз бәйсез дәүләтләренә янә президентлыкка чакыра һәм дә сайлый. Язучы-драматург 2003 елга кадәр ике тапкыр үз ватанының халык яраткан лидеры була...

    

    

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре