Газетага язылу

Иделдәге су биеклеге 53 метрны тәшкил итә

Быел Иделдәге су биеклеге 53 метрны тәшкил итә. Сусаклагыч өчен мондый биеклек норма булып санала. Бу хакта Казанда узган Щеповских исемендәге XXI фәнни-тәҗрибә конференциясендә Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин сөйләде.

“Иделдәге суның күләменә карата без балыкчылардан да, тирә-якта яшәүчеләрдән дә уңай сүзләр генә ишетәбез. Балыкчылык белән шөгыльләнүчеләргә дә су биеклегенең тиешле күләмдә булганына сөенеп бетә алмый”, – диде ул.

Ә республикадагы сулыкларны «Фламинго» судносы белән «Лачын» катеры да тикшерә башлаячак. “Әлеге катерны тикмәгә генә “Лачын” дип атамадык. Ул республикада эшләп килүче лачын-балобан проекты хөрмәтенә шундый исем алды. Әлеге катер сулыкларны тикшергәндә ярдәм итәчәк Аның ярдәме белән суның сыйфатын тиз вакыт аралыгында ачыклап булачак. Лачыннар безне күктән генә күзәтми, судан да йөзә”,– диде Азат Җиһаншин.

Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Кызыл китапка кертелгән лачын-балобаннарны саклау проекты 2023 елда башлап җибәрде. 3 ел эчендә Татарстан урманнарына 49 кош очыртылды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре