«Игелекле Татарстан – 2024» республика премиясенә гаризалар кабул ителә башлады. Ул волонтерлар арасында үткәрелә. Бу хакта «Татар-информ»да узган очрашуда Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова сөйләде.
– Гаризалар кабул итү 7 августка кадәр дәвам итәчәк. Бәйге төрле этапларда уза. 14 декабрьдә исә нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр билгеләнәчәк, – ди ул. – Волонтерлык безнең тормышка ныклап килеп керде. Дәүләт сәясәте дә зур роль уйнады. «Мәгариф» илкүләм проекты да ярдәм итте. 2030 елга кадәр илдә волонтерлыкка зур урын бирелә.
Айгөл Сабирова инде бу премияне дүртенче мәртәбә тапшырачакларын әйтте. Премиянең номинацияләре күп. Физик затлар да, оешмалар, командалар да катнаша ала. Шулай ук быел «Гаилә волонтерлыгы» номинациясен дә керткәннәр. Кыскасы, игелекле эшләр башкарган, башкаларга ярдәм кулы сузган һәркем бәйгедә катнашырга мөмкин. 8 яшьлек балалардан башлап өлкәннәргә кадәр үз эшен бар дөньяга танытырга мөмкин.
Күп еллар волонтерлык белән шөгыльләнгән Хрөя Хәлитова инде үзенә бар гаиләсен иярткән. Ире дә, кызы да, улы да, кияве дә, оныклары да кешеләргә ярдәм итә.
– Башкаларга ярдәм итү көч бирә. Яхшылык эшләгән саен күңел күтәрелә. Оныкларыма кадәр: «Әби тагын нишлик?» – дип торалар. Без бер эшебезне дә акча өчен башкармыйбыз. Йөрәк кушкан эш бу, – ди ул. – Ә инде волонтерлар эшен бәяләп, аны республика күләмендә башкаларга күрсәткән өчен әлеге бәйгене оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә. Әлбәттә, без бу эшләрне болай да эшләр идек. Игътибар да рәхәт.
Очрашуда узган ел гран-при яулаган Мария Ефремова да бар иде. Ул инде 15 ел волонтерлык белән шөгыльләнә.
– Без изге эшләргә тотынганда әле волонтер сүзен берәү дә әйтми иде. Иң элек кан биреп, башкаларга ярдәм иттек. Аннары хоспис төзелә башлады. Әкренләп шунда йөри башладым. Үзеннән-үзе сизмичә дә хәйрия эшенә чумдым. Кемнедер сөендерәм, күңелгә рәхәт. Тора-бара волонтерлык яшәү рәвешемә әйләнде, – ди ул. – 2022 елдан мин СВОдагы ир-егетләргә ярдәм итә башладым. Иң ерак арага кирәк-ярак илтәм. Анда барып, үз күзләрең белән күрү бөтенләй икенче. Алар да: «Без сездән башка нишләр идек?!» – диләр. Ничек инде шундый сүзләрне ишеткәч, кире бармыйсың? Өйдә ята торган вакыт түгел. Хәзер анда кием дә күп, ашау да. Техник җиһазлар җитми. Әнә шуларны алыр өчен акча җыябыз. Йөрәгең кушмаса, боларны эшләп булмый.
Узган ел бәйгедә Татарстанның 42 районыннан катнашканнар. 18 кеше җиңү яулаган. Оештыручылар барлык волонтерларны бәйгегә чакыра.
Катнашу турында мәгълүматны https://navigator.dobro.ru/measure/3061-respublikanskaia-premiia-dobryi-tatarstan-2024-goda сайты аша табарга була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез