Газетага язылу

Июль нинди үзгәрешләр алып килә?

Җәйнең икенче аена аяк басабыз. Бу ай безгә салым, банк системасы аша акча күчерү, кредитлар һәм күчемсез милек белән килешүләргә кагылышлы үзгәрешләр алып килә.

Июль нинди үзгәрешләр алып килә?

* Шулай итеп 1 июльдән тиз түләүләр системасы (СБП) аша акча күчергәндә һәм түләгәндә салым түләүченең идентификация номерын ягъни, ИНН күрсәтү мәҗбүри булачак. ИНН банкларга дропперларны (бу урланган акчаны алу һәм чыгаруда җинаятьчеләргә ярдәм итүчеләр) ачыклау өчен кирәк. Кырыгалдарлар телефон номерын, банк картасын яки хәтта паспортын да алыштыра ала, әмма ИНН үзгәрешсез кала. Гражданнар өчен берни дә үзгәрмәячәк: банклар мөстәкыйль рәвештә Милли түләү карталары системасы аша үзара операцияләр вакытында ИННнар белән алмашачак.

 

* Июльдән Росреестр торакны теркәүнең яңа тәртибен гамәлгә кертә. Яңа таләпләр буенча хәзер биометрик мәгълүматларны, ягъни бармак эзләрен, йөз һәм күзнең сурәтен кулланып, торакны тулысынча читтән торып сатып алырга һәм бүләк итәргә мөмкинлек туа. Яңа система электрон платформаларга беркетелә һәм инде гамәлдә булган электрон имзага өстәмә булып тора. Бу яңа тәртип каядыр барып, чиратта утырып документларга кул куярга яратмаучылар өчен уйлап табылган. Ләкин ул күчемсез милекне сату-алу таләпләрен тулысынча гамәлдән чыгармый – сатучы һәм сатып алучы теләгән очракта күпфункцияле үзәктә, нотариус яки Росреестр аша килешүне рәсмиләштерә алачак.

 

* 1 июльдән банклар ата-аналарга яшүсмерләр счетлары буенча белешмәләр бирә башлый. Документларны 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарның ата-аналары, уллыкка алучылар, опекуннар ала алачак. Бу яңалык гаиләгә яшүсмернең исәп-хисабы, кертеме яки алар буенча акча хәрәкәте барлыгын расларга кирәк очракта бик мөһим. Монда сүз суд, опека органнары, документлар рәсмиләштерү яки банк белән бәхәсләр чыккан очраклар турында бара.

 

* Шулай ук июльдән Россия Банкы автомобиль, ипотека һәм кулланучылар кредитларын бирүгә яңа таләп кертәчәк. Чикләүләр кредитлар һәм заемнар буенча түләүләргә керемнең 50 проценттан артыгы китә торган кешеләргә кагыла. Бурыч йөкләнеше 80 проценттан югары булган клиентлар өчен таләпләр тагын да катгыйлана. Банклар мондый кешеләргә яңа кредитларның чикләнгән өлешен генә бирә алачак.

 

* 2026 елның 1 июленнән Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына авыл хуҗалыгы җирләренең чикләре турында белешмәләр кертә башлаячаклар. Бу җир милекчеләре, сатып алучылар һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр белән эшләүчеләр өчен бик мөһим. Участокны тикшергәндә объектның үзе турындагы белешмәләрне генә түгел, авыл хуҗалыгы җирләре чикләре турындагы мәгълүматны дә исәпкә алырга мөмкин булачак.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре