Газетага язылу

Июньдә нинди үзгәрешләр көтелә?

Әти-әниләргә яңа төр түләү, электрон тәмәкегә чик һәм импорт «тәрәзә»се. Июнь үзгәрешләрен тәкъдим итәбез.

Июньдә нинди үзгәрешләр көтелә?
Фото: Татар-информ

– Ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен яңа салым чигерүе гамәлгә керә. Алар физик затларның кеременә салым буларак түләгән 13 процент акчаның 7 процентын кире кайтара алачак. Гаилә салым чигерүе ел нәтиҗәләре буенча бер тапкыр түләнә. Аңа рәсми рәвештә эшләүче, 18 яшькә кадәр (балалар көндезге бүлектә укыган очракта – 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк баласы булган, уртача айлык керемнәре төбәктәге 1,5 яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр (түләүне әти үзенә, әни үзенә рәсмиләштерергә мөмкин) өмет итә ала. Әти-әнинең Россия гражданнары булуы һәм илдә даими яшәве, керемгә салым түләп барулары да шарт. Яңа төр түләүнең бердәм күләме юк. Ул аны алырга дип мөрәҗәгать иткән кешенең узган ел күпме салым түләвенә бәйле. 2025 ел өчен гаризаны 1 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Гаризаларны Социаль фонд бүлекчәләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул итәләр.

– Машина йөртүчеләргә таләпләр катгыйлана. Административ хокук бозулар турындагы кодекска кергән үзгәрешләр нигезендә, 1 июньнән каршы як юлга чыккан өчен штраф 5 мең сумнан 7,5 мең сумга җитте. Юлда йөрү кагыйдәсен бозганны камерадан тыш, ГАИ инспекторы «эләктерсә», 6 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр. Шулай ук рульдә барганда телефоннан сөйләшүчеләргә штраф билгеләү өчен нигезләмәләр арта. Моннан ары машина йөртүчегә телефонга бәйле бернинди эш-гамәл кылырга, шул исәптән аны колакка терәп куеп сөйләшеп барырга да ярамый. Тавышын көчле куеп яки навигатор буларак махсус җайланмага беркетелгән телефоннан файдаланырга рөхсәт ителә.

– 1 июньнән исәпләгеч күрсәткечләрен телдән яки телефон аша тапшыру тыела. Почта бүлекчәсе яки идарәче компанияләр ишегенә эленгән «квитанцияләр өчен» дигән тартмаларның кирәге калмый, кыскасы. Исәпләгеч күрсәткечләрен Дәүләт хезмәтләре порталы, кесә телефонындагы махсус кушымта яки идарәче компанияләрнең рәсми программалары аша гына тапшырырга ярый.

– 2026 елның июненнән вейп һәм электрон тәмәкене стационар кибетләрдә генә сатарга рөхсәт ителәчәк. Тыю электрон кибетләргә дә кагыла. Төп максат – балигъ булмаганнар тарафыннан тәмәке тарту җайланмаларын сатып алу мөмкинлеген киметү.

– Евразия икътисадый берләшмәсеннән (ЕАЭС) машина белән товар алып кайтучылар өчен яңа кагыйдәләр – товарны көтүне раслау системасы (СПОТ) гамәлгә керә. Ул импортка карата игътибарны арттырачак һәм өстәмә кыйммәткә салым, шулай ук акцизлар түләүне урап уза торган «соры» схемаларны контрольгә алачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре