Газетага язылу

Икмәкле һәм эшлекле: Казанда «Агроволга – 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак

Россиянең 38 төбәгеннән һәм дөньяның өч иленнән (Кытай, Беларусь һәм Төркия) 400 дән артык компания. Сыерлар подиумы, тракторлар ярышы һәм татар милли ризыкларын пешерү буенча мастер-класслар, «Рабыня Изаура» сериалы аша таныш булган Луселия Сантостан Татарстан гаиләләре турында фильм. Казан чираттагы зур чараны каршы алырга әзерләнә.

Икмәкле һәм эшлекле: Казанда «Агроволга – 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак

8–10 июльдә «Агроволга – 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе бер мәйданчыкта 48 гектарлы тәҗрибә-күрсәтү кырларын, масштаблы экспозицияне һәм эшлекле форумны берләштерәчәк.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында узган брифингта чарага 15 меңгә якын кунак һәм белгеч киләчәген әйтте.

– Бу – Татарстан өчен дә, авыл хуҗалыгы өчен дә зур чара. Монда елдан-ел күбрәк илләр катнаша. Алар яңа технологияләрен тәкъдим итә. Үзебез өчен дә файдалы, күрешергә, аралашырга, тәҗрибә уртаклашырга бик яхшы мөмкинлек. Безнең территориядә игенчелек белән шөгыльләнү җиңел түгел, бер ел икенчесенә охшап килми. Шуларны истә тотып, ел саен яңа культуралар, яңа сортлар табып күрсәтергә тырышабыз. Россия аграрийлары өчен бу – цифрлаштыруның гамәлдә ничек эшләвен үз күзләре белән күрү һәм аларның үз төбәкләрендә, үз хуҗалыкларында ничек кертеп булачагын бәяләү мөмкинлеге, – диде Марат Җәббаров.

Әйтик, Кытайдан киләчәк 29 компания кырларны күзәтү өчен пилотсыз очу аппаратлары, геомәгълүмати системалар, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә идарә итү өчен интеллектуаль платформалар, шулай ук ашлык, үсемлек майлары һәм ашламаларны эшкәртү өчен җиһазлар алып киләчәк. Беларусь җитештерүчеләре исә гумин кислоталары нигезендәге торф препаратларын, сөт-товар комплекслары өчен җиһазлар тәкъдим итәчәк, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм аларга сервис хезмәте күрсәтү буенча үз мөмкинлекләрен күрсәтәчәк. Төркия компанияләре төрле авыл хуҗалыгы культуралары, аларны төрү һәм саклау өчен куәтле машиналар алып киләчәк.

Болардан тыш, «Агроволга чибәре» республика бәйгесендә Татарстанның унөч районыннан килгән җитмеш тана һәм яшь сыер көч сынашачак. Оештыручылар мөгезле эре терлекләрнең тоякларын кисү буенча студентлар арасында халыкара спартакиаданың да, Татарстанның иң яхшы механизаторлары арасында уздырыла торган «МТЗ-ШОУ» чемпионатының да катнашучылар һәм кунаклар арасында зур кызыксыну уятуын әйтте.   

Быел, башка еллардан аермалы буларак, «Агроволга» кысасында Кулланучылар кооперациясе предприятиеләре һәм оешмаларының халыкара форумы да узачак. Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймарданов әйтүенчә, чарада Россиянең 74 төбәгеннән һәм 31 чит илдән 4 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Форумның эшлекле программасы зур җитәкчеләргә дә, яшь белгечләргә дә кызыклы булачак, дип өметләндерәләр.

– Чарада «Авыл кибете» программасы буенча заманча җиһазларны, яңартылган логистиканы, товарларны киштәгә куюның яңа стандартларын һәм эшчеләрнең квалификациясен күтәрүне тасвирлап биргән үрнәк кибет тәкъдим ителәчәк. Витриналар үзебездә җитештерелгән товарлар белән тутырылачак, – диде ул.

Кыскасы, экспозиция Татпотребсоюзның «кырдан алып кибет киштәсенә кадәр» тулы циклы булган авыл сәүдәсенең бердәм стандартын күрсәтәчәк. Кунакларны республикада җитештерелгән ризыклар белән генә сыйлап калмыйча, татар милли ашларын пешерергә дә өйрәтәчәкләр.

Моннан тыш, форум булачак белгечләр өчен уку-укыту мәйданчыгы да булачак. Россия Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы әгъзасы, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева әйтүенчә, чарага төрле төбәкләрдән 3 мең студент киләчәк.  

– Алар өчен махсус программа әзерләнәчәк. Иң яхшы проектны тәкъдим иткән студентка 1 млн сум акча биреләчәк. Ул, тәкъдим иткән проектын тормышка ашырып, бер елдан соң аны шушы ук чарада күрсәтергә тиеш булачак, – диде ул.  

Форумның тагын бер яңалыгы – тамашачыларга «Рабыня Изаура» сериалы аша таныш булган Луселия Сантос һәм Италия актрисасы Орнелла Мутиның килүе. Алсу Нәбиева сүзләренчә, Луселия Сантос хәзерге вакытта Кама Тамагы һәм Саба районнарында яшәүче ике гаилә турында фильм төшерә.

– Бу фильм форумның пленар утырышына әзер булачак. Актриса кооператорлар тормышын – икмәкне ничек пешергәннәрен, автокибетләрнең ничек эшләвен күрде, – диде ректор.  

Ә «Укрощение строптивого» фильмы аша танылган Орнелла Мути форумда Италия кооператорларының сәламләвен җиткерәчәк.  

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре