Газетага язылу

Ил буйлап гриппның яңа штаммы атлый: быел аннан ни көтәргә?

Ил буйлап гриппның яңа штаммы атлый. Һәм безнең аңа каршы иммунитет юк! Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе сезонлы күтәрелеш алдыннан нәрсә турында кисәтә? Быелгы грипп чорыннан ни көтәргә? Балаларга нәрсә яный?

Ил буйлап гриппның яңа штаммы атлый: быел аннан ни көтәргә?

Казанда яшәүче Мәхмүтовлар ун көн авырганнан соң әле аякка басып кына киләләр. Биш кешедән бер әниләре генә авырмыйча калган.

– Ирем Мәскәүгә командировкага барган иде, иң беренче ул авырый башлады. Температурасы югары, хәле юк, тәне сызлый. Ике көннән бер-бер артлы балалар егылды, дисәм дә артык булмас. 39 га якын температура белән берни ашамый яттылар. Авырткан җирләре дә юк, тамак та борчымый, йөткерү дә азапламый. Табиб чакырттык. Ничек миңа гына йокмыйча калгандыр? Мин дә авырсам, боларны кем дәвалар, дип кенә җиңдем бугай. Каникуллары урын өстендә узды балаларның. Инде менә белешмәләр алып, мәктәпкә, бакчага барырга әзерләнәбез, – дип, башыннан узганнарын сөйли Лилия.

Полина Емельянова, Татарстанның Балалар арасында йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече:

– Балалар да, олылар да, гаиләләр белән дә авырыйлар. Балаларда аеруча югары температура белән уза, көзән җыеру да булырга мөмкин. Вируска каршы препаратларның файдасы бар. Әмма үпкә ялкынсынуга китерә, алай гына да түгел, берьюлы ике як үпкәгә дә зыян сала торган, хәлне катлауландыра торган үзенчәлеге дә бар быелгы гриппның. Нейротоксикоз булырга да мөмкин. Баланың температурасы 38 дән артып китсә, төшерергә киңәш итәм.

 Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Дмитрий Лопушов та быелгы гриппның җиңел формада үтмәячәген әйтте.

– Быел ул урта һәм авыр дәрәҗәдә уза. Илдә грипп белән авыручылар арта. Узган атнада вазгыять тынычрак иде әле, менә хәзер эпидемия алды ситуациясе урнашты, – дип аңлатты ул матбугат очрашуында.

Әле бу – каникулны исәпкә алып бит. Шул сәбәпле соңгы атна дәвамында авыручылар саны кимрәк үзе. Тик грипп әле көч җыеп кына килә. Бөтен авыручылар санын исәпкә алганда, сентябрьдә грипп йоктыручылар аларның 2 проценты гына булса, хәзер бу күрсәткеч 18 процентны тәшкил итә. Бер атна эчендә Татарстанда 30 кеше грипп белән авырган. Димәк, белгечләр фаразлары чынга ашып маташа. Шуны да искәртми мөмкин түгел: бу – клиник расланган очраклар гына. Авырып торам әле, дип үзләре генә уздырып җибәрүчеләрне дә беләбез.

Штаммнары яңа булса да, гриппы иске таныш аның үзе. Әлеге дә баягы H1N1 гриппы ул. Әмма белгечләр кисәткәнчә, ул яңарып килә һәм бездә аңа каршы торырлык иммунитет формалашмаган. Көзнең ике ае тыныч узса да, ноябрьдә күтәрелеш чорын көт тә тор.

– Әмма моны булдырмый калу – үзебезнең кулда. Вакцина салдырырга кирәклеген тагын бер кат искәртәбез. Бу вазгыять бездә генә түгел, бөтен дөньяда күзәтелә. Чит илгә чыгарга җыенсагыз да, прививка ясатырга киңәш итәбез, – диде Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Быел республикада 1 660 940 доза вакцинага заказ биргәннәр. Шуның 77 проценты инде кайтарылган. Бүгенгә 915 меңнән артык кеше гриппка каршы прививка ясаткан.

Кама Тамагы районында яшәүче Гариповлар – «эләкмәс әле» дип яшәүчеләрдән.

– Авыл җирендә алай бик чыгып йөрмибез инде. Барсак, шул кибет йә почтага кереп чыгабыз. Күбрәк үз өебездә, ишегалды, бакча тирәсеннән узмыйбыз, – ди Исмәгыйль абый. – Прививка ясатканым юк минем, авылга ук кайтып җитмәс әле. «Халык авырый икән» дигән сүз чыкса, ашка чакырсалар да, бармый калам.

Инфекционист Дмитрий Лопушов сүзләренчә, белгечләрне нәкъ менә 60 яшьтән өлкәннәрнең бүгенгә нибары 23 проценты гына гриппка каршы прививка ясатуы борчый.

– Олы яшьтәге әти-әниләрегезне саклагыз. Хроник авырулары да өстәлгәч, аларда грипп күпкә катлаулырак узачак. Вакцина – аларны саклауның иң отышлы юлы, – дип кисәтте табиб.

Йогышлы чир сайланып тормый шул. Нәкъ менә 60 яшьтән узган өлкәннәр, 5 яшькә кадәрле балалар өчен аеруча куркыныч ул. Шулай ук хуҗалыкта кош-корт тотучы, кошчылык фабрикаларында эшләүчеләр аеруча уяу булырга тиеш, дип кисәтте Любовь Авдонина. Әлегә Татарстанда бер авыручы да юк, әмма булмас, димә... Ә прививка кош гриппыннан да саклаячак.

Вакцина ясатырга уйласагыз, әле дә соң түгел. Аның өчен алдан языласы юк. Яшәү урыныгыз, эш урыныгыз, уку йортыгыз буенча барып ясатасызмы – чиратсыз кабул итәчәкләр.

Сезнең игътибарга

Прививка ясату буенча акцияләрдә дә катнашырга мөмкин. Казанның 20 нче поликлиникасында вакцинация узучыларга купон бирәләр. «Өлкәннәрне сакла» дип исемләнгән акциядә олыларны, өлкән яшьтәге әти-әниләрегезне көтеп калалар. 30 ноябрь көнне купоннар буенча кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак.

13 ноябрьдә Казанның 2 нче шәһәр хастаханәсендә «Ночь в поликлинике» акциясе була. Төн буе эшләячәк хастаханәдә анализлар бирергә, чек-ап узарга һәм шулай ук прививка ясатырга була.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре