Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова бик матур ресторанда мул табыннар белән, бик күп кунаклар чакырып, ифтар мәҗлесе уздырганнар. Әлеге мәҗлестән видеоны алар социаль челтәрләргә урнаштырган.
Ифтар ашы дога, җыр-моңнар белән үрелеп барган. Карап торышка бик ихлас мәҗлес булуын күрергә мөмкин. Җырчыларның изге айдагы бу гамәлләрен хуплаучылар күп булган. Тик гаеп эзләүчеләр дә табылган.
"Бу – ифтар түгел, концерт булган бит. Ясин өстәле артында бөтенләй кул чабарга ярамый", "Артистлар артыгын кылана башлады, дингә ышыкланып ялтырау модага кереп китте", "Гомер буена тәртипле-тыйнак итеп авыз ачтылар. Хәзер шоу ясыйлар, кызык та, кызганыч та", - дип аларны "показуха" ясауда гаепләгәннәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез