Казанда яшәүче ижатка гашыйк егет Анэль Имамиев хакында берничә мәртәбә язганыбыз бар. Менә тагын юлларыбыз кисеште. Бу юлы без аның тагын бер зур хыялын тормышка ашырдык.
Табиблар тугач та ДЦП диагнозы куйган малай, бирешми, алга атлый, куйган максатларына юл ярып бара. Моннан берничә ел элек без ул егет турында язма да әзерләгәндә ул үзенең хыял-теләкләрен дә җиткергән иде. Без аны җырчылар Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов белән күрештердек, таныштырдык. Шушы еллар эчендә Анэль мәктәп тәмамлап, Казан дәүләт мәдәният институтына да укырга керде. Күпләргә ул Кәрим Тинчурин театрында эшләп килүче “Могҗиза” студиясе аша да таныш. Кыскасы, егетнең бер дә тик утырганы юк!
 Анэль бик тә Илсөя Бәдретдинованың концертын карарга теләвен әйткән иде. Ә без исә егетнең теләген үтәп, сөендерәсе иттек. Җырчыга бу хакта җиткергәч, ул бик теләп Анэльне концертына чакырды.
– Илсөя апа концертына барырга дип гел хыяллана идем. Үз күзләрем белән күрәсем килде. Хәзер миннән дә бәхетле кеше юк. Тели белеп теләсәң, бар да була икән бит! Җырчының концертында шаккатып утырдым. Шулкадәр зур дәрәҗәдә уйланылган, искиткеч булды, – ди ул. – Сәхнәгә чыгып рәхмәтемне җиткерергә дә насыйп булды. Җырчының энергетикасы көчле. Аннан җылылык, рәхәтлек килә. Чын талант менә шундый буладыр. Мин үзем дә җырларга бик яратам. Салават Фәтхетдинов репертуарындагы җырлар ошый. Театрда уйныйм. Киләчәктә үземнең дә сольный концертымны куясым килә. Башымда идеялар күп, тизрәк чынга гына ашырырга иде.
Анэль “ВТ” газетасының якын дусты. Күп еллар аралашып торабыз. Үзенең хыялларын чынга ашырган өчен безгә дә рәхмәтләрен әйтте ул.
 – Үземне кызгануларын теләмим. Физик мөмкинлеге чикләнгән дигән сүзне дә яратмыйм. Теләк кирәк. Әгәр тырышсаң, әллә нинди уңышларга ирешеп була, – ди ул. – Кайчандыр табиблар бөтенләй йөрмәячәк дисәләр дә, мин моның киресен расладым. Әти-әниемә рәхмәт! Алар мин аякка бассын өчен, кулдан килгәнне эшләде. Әле дә гел янәшәмдә, – ди ул. – Мине якын иткәнегез, үсендергәнегез, кимчелекләремне күрмәгәнегез өчен рәхмәт. Ә башкаларга теләгем – хыялланырга курыкмагыз!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез