Биектау районының Коркачык авылында 4 февраль көнне коточкыч янгын була. Лилия һәм Ринат Закировларның йорт-җире, каралты-курасы, мал абзарлары янып көлгә әйләнә. Хәзер алар күршеләрендә көн күрә.
– Сыерлар тотабыз. Мал белән тормыш иттек. Ул көнне сөт тапшырып өйгә кайтып, чәй эчәргә генә утырган идек. Ниндидер тавыш ишетелде, нәрсәдер шалт-шолт итә. Башта өйдәге ут счетчигы атты. Торып, басып карадым. Миннән булмады. Аннары ирем кабызып карады. Янган ис чыкты. Шул арада тышкы якта шартлаган тавышлар ишетелде. Чыксак, ут чыбыкларыннан янгын үрмәли. Бик каушадык инде. Нишләргә дә белмәдек. Тизрәк МЧС чакырттым. Ирем белән мунчадан су алып чыгып сүндерергә маташтык. Кая ул?! Берни эшли алмадык, – дип искә ала Лилия. – Ничә көн елыйбыз инде. Бөртекләп җыйган малыбыз бит.
Ире белән дүрт бала тәрбияләп үстергән алар. Өч кызлары инде кияүдә, уллары 7 нче сыйныфта укый. Ут чыккан көнне мәктәптә булган ул. Закировларда Ринатның авыру апасы да яши.
– Әле ярый ут Зөлфирә апа үзе генә булганда чыкмаган. Коткара да алмас идек. Иремнең дә күзләре начар күрә, III төркем инвалид ул. Аңа бигрәк читен. 52 ел яшәгән йорты бит, – ди Лилия. – Янган вакытта өйгә өч тапкыр кереп чыктым. Документларны алдым. Әле тагын кереп киемнәрне дә җыймакчы идем – рөхсәт итмәделәр. Янгын абзарга күчә башлагач, бөтенләй аякларым дерелдәде. 16 баш малыбыз бар. Аларга дип әзерләгән күпме печән! Карап-карап тордым да сыерлар янына кереп киттем. Артымнан өч егет иярде. Алар белән бергә малларны коткарып өлгерә алдык.
Закировлар күршеләрендәге ялгыз егеткә дә булышып яшәгәннәр. Йортларыннан берни калмагач, яшәп торырга вакытлыча шунда күченгәннәр.
– Бар җыйган малыбыз әрәм булды. Күршеләр, авылдашлар бик әйбәт. Безгә керегез, бездә торыгыз, диләр. Бөтенесе чакыра. Рәхмәт инде үзләренә. Кеше кайгысын үзләренеке сыман кабул иткәннәре өчен рәхмәт. Ярдәм итәрбез, дип торучылар күп. Авылдашлар ишегалдын җыештырды. Ничек тә урыныбызда йорт саласы иде. Тик акча каян алырга? Әле ярый трактор белән машинага ут тимәде, дим. Инде башка сынау гына килмәсен, – ди Лилия ханым.
Закировларга ярдәм итәргә теләүчеләр Лилия Әхәт кызының Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Карта 89046768017 номерына беркетелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез