Йөз яшьлек ветеран кызы: «Әтинең туган көнен бөтен авыл белән уздырдык»

Мамадыш районының Хафизовка авылында гомер кичерүче Хәсән Шәрәфетдинов 2 августта 100 яшен тутырды. 9 май алдыннан хәлләрен белешкәч, ул безне туган көненә чакырган иде. Котлап кайта алмасак та, телефон аша җылы сүзләребезне ирештерү насыйп булды.

Бер гасыр гомер кичергән бабай тик утырмый. Үз акылында, йөгереп кенә йөри. Эшләмәгән эше юк икән. Әле менә җәй буе остаханәсендә мәш килә. Бүген Хәсән бабай кызы Роза белән яши. Роза апа үзе дә 70 нең өске ягына чыккан инде. Әмма 100 яшендә дә йөгереп йөргән әтисен күреп, ул зарланырга ояла.

– Ирем белән читтә яшәдек. 2013 елда әни авырып киткәч, авылга күченеп кайттык. Әни озак авырмады, бакыйлыкка күчте. Инде ирем дә исән түгел, – ди ул. – Балалар үз тормышы белән яши, мин янымда әтием барлыкка сөенәм. Икебезгә шулкадәр рәхәт. Бала бит әле мин дә! Әти ягыннан озын гомерлеләр күп. Әби – 97 гә, бабай 92 гә кадәр җитте. Әти тәртипле яшәде, тәмәке тартмады, гел эшләде. Эшләп кеше үлми, диюләре хак икән. Әти белән әни үзләре дә тик тормады, безне дә эшкә өйрәтеп үстерде. Еллар узган саен, аларның һәр сүзе дөрес икәнлеген аңлыйсың!

Берничә көн элек Хәсән абыйның 100 яшен бөтен авыл белән бәйрәм иткәннәр. Табынны ишегалдына әзерләгәннәр.

– Әтиебезне бик кадерлиләр. Җиңү бәйрәменә баргач, әти район башлыгын туган көненә чакырып кайткан. Сүзендә торды, котларга ул да килде, – ди кызы Роза апа. – Бәйрәм урамда ук башланды. Авыл җирлеге, мәктәп укучылары килгән иде. Әти шаккатты. Менә бит бәхет кайда! Кадерле икәнеңне белү дә гомер бирә торгандыр. Әти үзе бик сөенде инде. Әле яшим, дигән була. Бирсен Ходай!

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре