Газетага язылу

Җир уллары: маңгай тире тамган туфрак иң мул уңыш бирә...

Җир кешесе. Гади генә сүз тезмәсенә никадәр тирән мәгънә салынган. Олы хөрмәткә лаек хезмәт кешесенең эш-гамәлләрен, ризык җитештерүдә тоткан урынын нинди рәхмәт бизмәненә салып үлчәсәң дә, аз булыр, мөгаен. Кайсы гына тармакны алып карасак та, бөтен эшебез, тормышыбыз җиргә бәйле. Җирне хезмәт кешесе тәрбияли, җир исә үзен тәрбияләүченең хезмәтен данлы, мактаулы итә.

Җир уллары: маңгай тире тамган туфрак иң мул уңыш бирә...

11 октябрь – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көнендә сүзне «Игенче» хуҗалыгында эшләүче өч бертуган Сәгыйтовларга бирәбез.

Иң элек без аларның әниләре Сәрия апа белән сөйләштек. Саба районының Сәрдә авылында яшәүче Сәгыйтовларның авыл хуҗалыгына тартылуында әти-әниләренең өлеше зур булган. Сәрия апа белән Миннебай абый алты бала тәрбияләп үстергән. Биш егет янында бер кыз. Кызганыч, бер ир туганнары балачакта ук гүр иясе булган. Гаилә башлыгы да мәрхүм инде.

Сәрия апа белән Миннебай абыйның да эшләгән еллары авыл хуҗалыгына бәйле.

– 8 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң колхозда эшли башлаган идем, гомер буе шунда бил бөктем. Башта җитен йолкыдык, аннары сарык фермасында эшләдем, сыер да саудым, бозау да карадым, ындыр табагында да эшләдем. Кыскасы, авылда эшләмәгән эш калмады. Шәһәрне бөтенләй яратмадым да, анда яшәргә кызыкмадым да. Кунакка барсам да, кайчан өемә кайтам инде, дип утыра идем, – дип искә алды Сәрия апа.

Бүген ул биш баласы, ундүрт оныгы һәм сигез оныкчыгының кадер-хөрмәтендә яши.

– Биш малай арасында бер кыз булса да, бала аеру булмады. Бармакның кайсын тешләсәң дә, авырта. Кызымның дүрт малае бар. Хуҗалыгы зур, гел килеп йөри алмый. Иң мөһиме – тигез яшәсеннәр. Әле ярый улларыбыз якын, – ди Сәрия апа. – Элек печәнне урманнан чабып алып кайта торган идек. Ирем урып-җыюда, эштән китә алмый. Олырак бала булгач, печән җыю гел Илсурга эләкте. Без чүмәләгә куябыз, ә бөтен кеше тракторга гына төяп алып кайтып китә. Шунда мин бик үртәлеп: «И балам, кайчан үсәрсез дә механизатор булырсыз икән? Без дә шулай тракторга гына төяп алып кайтыр идек», – дидем. Аллаһы Тәгаләнең «Амин!» дигән чагына туры килгән. Хәзер һәркайсының капка төбендә әллә ничә төрле трактор тора. Бүген инде башкалар минем балалар янына: «Печән алып кайтыш әле», – дип килә.

Илсур Сәгыйтов

Хезмәт юлы турында. Мин – төп йортның иң өлкән баласы. Шушы авылда туып үстек, хәзерге вакытта гаиләм белән күрше Шекше авылында яшибез. Армиядән кайткач та, беркая да чыгып китмәдек. Хуҗалыкта нинди эш кушалар, барысын да намус белән башкардык. 1990–2003 елларда үзебезнең «Ирек» колхозында җәен комбайнда, кышын авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү эшендә һәм шуларга өстәп 1995–2003 елларда өч авылдагы хуҗалык фермаларын су белән тәэмин итү өчен җаваплы булдым. Шуннан соң дуңгыз фермасы, склад мөдире булып эшләдем. 2016 елда – заправкада, 2020 елдан ашлык склады мөдире булып эшлим.

Туганлык җепләре турында. Амбарда эшнең бетәсе юк. Андый чакларда чит кешегә әйткәнче дип, энемнәрне дәшеп алам. Нинди эш булса да, бер-беребез белән киңәшеп гомер итәбез. Гаиләм, туганнарым – төп байлыгым. Туганнар бик дус-тату булып яшибез. Мал эшкәртү, бәрәңге утырту, алу кебек зур эшләрне күмәкләп башкарабыз. Дус яшәүнең сере менә нәрсәдә. Беренчедән, әни яхшы. Ул – безне бер йодрыкка туплап торучы. Икенчедән, хатыннарыбыз әйбәт. Алар яхшы холыклы булгач, без дә әйбәт, чөнки күп нәрсә хатын-кызның гаиләне ничек итеп тотуыннан тора. Юрганны икең ике якка тартса, яхшы булмас иде. «Моңа кадәр дус яшәдек, барыбыз да гаиләле булгач, мөнәсәбәтләребез ничек булыр икән?» – дигән уйлар булгалады. Аллаһка шөкер, бозылышмадык, араларны суытмадык.

Авылга мәхәббәт турында. Безнең кендек авылга береккән, ул – безнең туган җиребез, сулар һавабыз. Беренче адымнарны шәһәр асфальтында түгел, авыл чирәмендә атлаганбыз бит. Авылга мәхәббәт шуннан киләдер. Кызганыч, авылда яшьләр калмый. Бервакыт бер шаукым булып, бөтен кеше Чаллыга китте. Безнең буын калды әле, авылда сыйныфташлар да күп. Хәзер бөтен кеше укырга Казанга агыла. Күпчелеген әти-әнисе: «Без үзебез чиләндек, сезнең дә авылда калуыгызны теләмибез», – дип җибәрәләр. Тик, миңа калса, авылда кеше рәхәтрәк яши. Безнең маллар да кабак белән бәрәңге генә ашап үсә. Шәһәрдә аны кеше үзе өчен сатып алып ашый. Балаларны түгәрәкләргә капка төбеннән бушлай алып китәләр, китереп куялар. Шәһәрдә моның өчен күп чыгым тотыла.

Хезмәткә мөнәсәбәт турында. Эш сайлауга килгәндә, тормышка караш камилләшкәндә әти йогынтысы зур роль уйнагандыр. Малайлар әтиләреннән үрнәк алып, шулар шикелле буласы килеп үсә бит. Мин исә 4 нче сыйныфны тәмамлагач ук әти белән комбайн кабинасында утырып йөргән малай. 22 сезон штурвал тоттым. Тракторда да бик яратып эшләдем. Өемдә дә бу техника бар. Аннан соң кечкенәдән әнинең: «Кайчан тракторлы булырсыз икән инде?» – дигән сүзе канга сеңгән. Әнинең җелегенә тигән инде ул авырлык. Элек трактор бик почетта иде. Урманга барырга да, утын әзерләргә дә, бакча эшкәртергә, хәтта кызлар янына йөрергә дә трактор кирәк. Хатынны да техникага утыртып урлап алып кайттык бит без. Дөрес, тракторга түгел, ә «КамАЗ»га. Әни теләкне тели белгән анысы! Хәзер безнең ишегалдында берничә төрле трактор тезелеп тора.

Минем өчен ышанып тапшырылган хезмәтнең холкыма туры килүе һәм эш урынында төгәллек, чисталык булу мөһим. Ә инде хезмәтеңне җитәкчелек күреп, югары бәяли, вакытында хәләл хезмәт хакы алып тормыш итү мине рухландыра.

Рәсим Сәгыйтов

Хезмәт юлы турында. Авыл хуҗалыгында 28 ел эшлим. Мәктәпне тәмамлагач, бераз тракторда эшләп алдым да, армиягә киттем. Аннан кайткач, колхозга шофёр булып урнаштым. Озак еллар комбайнда, тракторда эшләдем. 2024 елдан машина-трактор паркы мөдире итеп билгеләделәр. Авылдан китеп алу теләге дә булды. Армиядән кайткач, Сабага эшкә барып карадым. Тик ошатмыйча, кабаттан хуҗалыкка кайттым. Мин җырларга яратам. Матур җырлавымны күреп, мәдәният йортында эшләүче бер танышым Алабугага музыка училищесына укырга кертергә дип тә алып барган иде. Бардым, имтиханнарны тапшырып, документларны бирдем. Тик укырга кереп җитә алмадым. «Нәрсәгә инде бу миңа? Болай йөргәнче, кайтып, тракторга утырам», – дидем дә кул селтәп кайтып киттем. Теге танышым ачуланды, әлбәттә. Әле ярый әти сүкмәде...

Хезмәткә мөнәсәбәт турында. Тормышымда эш сайлауда зур роль уйнаган кеше дә әти булды. Ул безне эштән курыкмаска, аны яратырга, үҗәт, тырыш булырга өйрәтте. Бер дә тик тотмас иде. Бозау суйган көнне, ит катканчы вакытыгыз бар әле, дип авыл башыннан печән ташыта иде. Тырышлык безнең канга сеңгән. Мин үземне агач белән чагыштырырга яратам. Тамырларым җирдә бик тирәнгә таралган. Җирдәге хезмәт яшәү өчен ярдәм итә, рухны күтәрә. Миңа калса, авылда, авыл хуҗалыгында ниятләре чиста, күңелләре эчкерсез, тырыш кешеләр генә эшли ала. Комбайнда да, тракторда да эшләдем. Тик тракторны күбрәк яратам. Бүген өч тракторым бар. Хезмәтемнең нәтиҗәсен күрү, башкарган эшемә бирелгән зур бәя мине рухландыра һәм киләчәктә дә тырышып эшләргә көч бирә.

Авылга мәхәббәт турында. Мин җирне, табигатьне яратам. Язгы, көзге кыр эшләре – иң яраткан чор. Авыл җирендә эшләүче кеше өчен иң зур сынау – авылның язмышы. Тормыш шартлары яхшыруга карамастан, яшьләр авылдан шәһәргә китә. Балалар бакчалары, мәктәпләр ябыла, җиргә карата кадер кими, рухи кыйммәтләр югала. Хәзерге буын яшьләренә күп һәм тиз кирәк, аларга сабырлык җитми. Ә авылда яшәү – өзлексез хезмәт ул. Монда ял көннәре, бәйрәмнәр юк. Авылда хезмәтеңне, көчеңне куймыйча, татлы җимешләрен алып булмый. Әллә ничә төрле каршылыклар да чыгып кына тора. Ә иң зур шатлык нәкъ менә шушы сынауларны җиңеп чыгу: канәгатьлек хисе, хезмәтеңнең файдалы һәм матур нәтиҗәсе.

Айнур Сәгыйтов

Хезмәт юлы турында. 32 ел механизатор булып эшлим.

Авылга мәхәббәт турында. Минем өчен авыл – туган йорт, саф һава, иркен кырлар һәм тынычлык. Туганнарым янәшәдә булу, алар белән аралашып яшәвем белән бик бәхетлемен.

Хезмәткә мөнәсәбәт турында. Әти барыбызны да эштән курыкмаска, эшне яратырга өйрәтте. Әти-әнидән үрнәк алып, алар кебек тырыш булырга омтылдык. Әтиебезнең һәр җәе басуда комбайнда уза иде. Без дә – гел аның янында кайнашып үскән балалар. Техникага, авылга, җиргә хөрмәт орлыклары күңелгә шул вакытта ук салынгандыр дип уйлыйм. Күп еллар кукуруз чәчтем, орлыкны җиргә салгач, аның тишелеп чыгуын көтү, үскәнен күзәтү үзе бер рәхәтлек бирә торган иде. Көз көне мул уңышлы басуны күрү дә – бәхет. Авыл җирендә эшләүче кеше өчен иң зур сынау – табигатьнең көйсезлеге. Әмма иң олы шатлык хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү: иген үскән кырлар, ашлык белән тулы амбар, бакчада пешкән җиләк-җимеш һәм яшелчә. Шуңа күрә авыл кешесе өчен сынау да, шатлык та бер үк нәрсәдә – хезмәттә. Авылның үзенә генә хас булган сынауларын җиңеп, уңышларга ирешү – зур шатлык.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре