Биек сын урнашкан кечкенә утрауның Ирек (бәйсезлек) атавы дип аталуы да билгеле. Ә факеллы хатын-кызны бөтен дөньяда Ирек сыны (Статуя свободы) буларак беләләр. Океан арты иленең төп символы булган шул сын ачылуга иртәгә 140 ел тула.
«Җир читендәге ул сынга безнең ни катнашыбыз бар?» – дияр укучы. Катнашыбыз зур түгелдер анысы. Тик, беренчедән, ирек-хөрлеккә, бәйсезлеккә атап куелган монументлар күп түгел. Икенчедән, Америка үзен ирекле ил, ирекле дөньяның төп дәүләте санаганда да, башкалар аның белән килешеп бетми. СССР заманында без дә аларны күп сүктек, хәзер дә артык мактамыйбыз. «Дөнья жандармы», «капитализм спруты», «гегемон» – бу келәймәләрне күпләр куллана. «Ничек соң ул иреккә дан җырлаган, аңа һәйкәл куйган дәүләт башкаларны ирексезләп йөри?» – дип сораучылар да бар. Шуңа да Америка дигән илне башкалардан аерган үзенчәлекләргә, аларның ни сәбәпле шул дәрәҗәдә куәтле булуына, андагы сәяси системага, менталитетка, аларның шактый кыска тарихына да тукталасы килә.
Мәгълүм ки, быел алар үз бәйсезлекләренең 250 еллыгын билгеләп үттеләр. Ике гасыр ярым вакыт аралыгында ничек дөньяның иң гайрәтле иленә әйләнеп була икән соң ул? Үзләре әйтүенчә, аның өчен бәйсезлектән тыш әле тагын эчке ирек-хөрлек һәм ул китергән диалог кирәк икән. Икътисад дигәндә дә, сәясәт дигәндә дә, җәмгыятьтәге күпсанлы проблемаларны хәл иткәндә дә төрле караштагы төркемнәрнең мәсьәләне уртага салып сөйләшә һәм уртак фикергә килә белүе. 250 ел элек яңа тормыш башлаган илдә диалог, бәхәс, киңәш-табыш традицияләренең аерым урын алып торуы чыннан да бәхәссез. Диалог, бәхәс, хәтта ызгышның да гаҗәп бер үзлеге бар – алар күпчелек очракта объективлыкка, дөрес карарлар кабул итүгә һәм дөрес гамәлләргә юл ача.
Ике, ике ярым гасыр элек күпчелек дәүләтләрнең эчке һәм тышкы сәясәтен, икътисадый һәм социаль юнәлешен үтә дә тар даирә билгеләп килгән. Тар даирә акылы белән яшәүнең субъективлык һәм үсеш-алгарыш тормозы икәнен исбатлыйсы юктыр. Океан арты иленең кыска тарихында шундый хәл дә билгеле. Беренче Президент Джордж Вашингтон «тәхет»тә дүртәр ел ике срок утыргач, аны вазыйфасында калырга, китмәскә үгетләүчеләр күп була. Вашингтонның аларга: «Без Англия колониализмыннан үзебездә яңа монархия торгызу өчен котылмадык, башкалар идарә итсен, китәм», – дип җавап биргәнлеге мәгълүм.
Диалог, бәхәс димәктән, ул илдәге ике төп партияне, аларның бер-берсен даими «дөмбәсләп» торуын да билгелиседер. Дөмбәсләү, чуку, зурдан алганда, үзара тәнкыйтькә кайтып кала. Ә тәнкыйть ул – һәр ике як өчен дә чистарыну, хаталардан арыну чарасы. Тәнкыйть Президентны да читләтеп үтми, чөнки мәгълүмат чараларының якынча яртысы аның яклы булса, икенче яртысы аңа, аның партиясенә каршы. Илбашының «тетмәсен тетеп» тору да анда үзен аклый. Андый хәл җитәкчегә ике якны да канәгатьләндергән карарлар кабул итәргә булышып кына калмый, хакимияттән киткәч, үз адресына пычрак аттырмау ысулы да булып кала. Ягъни ишетәсен ул властьта чагында ук ишетә.
Бу урында бездәге совет заманы искә төшә. Ягъни һәр киткән җитәкчене начарга чыгару, бөтен гаепне аның өстенә өю гадәте. Андый күренешнең сәбәбе гади, чөнки «тәхет»тә чагында аңа беркем дә бер сүз әйтә алмый, киресенчә, аны мактыйлар, күкләргә чөяләр. Ул барысыннан да акыллы, барын да белә, бөтен кеше өчен уйлый, беркайчан да ялгышмый. Бу – шактый начар традиция, аңардан никадәр иртәрәк котылсаң – шулкадәр яхшы. Андый архаик юлның ирек белән дә, алгарыш белән дә дуслыгы бик аз...
АКШның бүгенге егәре аның үз биләмәләрендә сугыш күрмәве, дөресрәге, шактый аз күрүе сәбәпле икәнен дә әйтик. Метрополия (Англия) белән сугыштан, сугышып алынган бәйсезлектән соң ХIХ гасырдагы ике кораллы бәрелеш – Мексика белән якалашу һәм 1861–1864 еллардагы Гражданнар сугышы – АКШ туфрагында булган канкоешлар җәмгысы шулар.
АКШ, алар гегемониясе хакында сүз чыкканда, дөнья ике яки күпполярлы (многополярный) булырга тиеш, диючеләр бар. Бәхәсле вариант. Хикмәт шунда: Американыкы чаклы икътисадый һәм хәрби куәткә ия тагын бер дәүләт яралганда, алар арасында тарткалаш, конфронтация көчәеп, олы сугышка кереп китү ихтималы бермә-бер артачак. Бер полярлы дөнья, ул яктан алганда, ышанычлырак төсле. Тик гегемон дәүләттә ирек-хөрлек баштан ашарга, ил кеше хокукларына гына түгел, халыкара хокук нормаларына да иң изге әйбергә карагандай карарга тиеш. АКШ – демократик, ләкин үзсүзле, мин-минлекле, дөньяны үзенчә күрә торган дәүләт. Шунлыктан әлегә аның дөньяви шериф яисә жандарм булырга артык хакы да юк кебек.
Әмма башка як та бар. Мәсәлән, гегемон урынында океан арты иле түгел, ә шундый ук икътисадый һәм хәрби көчкә ия каты авторитар яисә тоталитар дәүләт ди. Ул очракта дөньяда ниләр булып бетәсен күз алдына китерү дә кыен. Тәгаен җиһанның асты өскә киләчәк. Шунлыктан бүгенге «дөнья жандармы»н бәлки артык сүгәсе дә түгелдер...
Яңадан ирек-хөрлекне тасвирлый торган сын-статуяга кайтыйк. Аның Америка колония булудан котылу – бәйсезлек яулап алуның 110 еллыгы уңаеннан куелуы, АКШка Франция бүләге булуы да билгеле. Җир йөзендә төрле затларга, төрле уңайдан куелган мәһабәт сыннар арасында ул иң зурысы түгел. Биеклеге буенча ул, мәсәлән, Волгоградтагы «Ватан-ана» монументыннан калыша. Постамент югарылыгы гына Ирек статуясын кылычлы ханым белән бераз тигезли...
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез