Акчаны ничек аласы?
Яңа ярдәм чаралары белем сыйфатын арттыру, укытучыларның матди ягын яхшыртуны күздә тота. Татарстан Хөкүмәтенең уңышлы эшләүче физика, химия, биология укытучыларына өстәмә акча түләү турындагы карар проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы тикшерү уза. Ул гамәлгә кергән очракта укытучыларны бүләкләү күләме квалификация һәм эш стажына карап 230 меңнән 345 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Иң күп акчаны югары категорияле, тәҗрибәле укытучылар алачак. Биш елга кадәр стажы булган педагогларга – 288 мең сум, ә мәктәпләрдә дә эшләүче югары уку йортлары мөгаллимнәренә 230 мең сум акча каралган.
Бу акчаны алуның үз таләпләре бар, әлбәттә. Аерым алганда, чыгарылыш сыйныф укучыларының кимендә 10 проценты бердәм дәүләт имтиханында 80 һәм аннан да күбрәк балл җыярга, укучылар олимпиада призерлары булырга, ә педагоглар үзләре белем бирү чараларында катнашырга тиеш.
Акча конкурс нигезендә бирелер дип планлаштырыла. Һәр номинация кысасында иң күп балл җыючылар җиңүче була. Баллар тигез булган очракта кемнең җиңәсе ачык тавыш бирү юлы белән хәл ителәчәк. Шунысын әйтергә кирәк: әлеге түләүләр «Физхим Алгарыш» проекты кысасында каралган.
Грантлар турында
Билгеле булганча, Татарстанда быел «Физхим Алгарыш» дигән яңа проект эшли башлады. Аны гамәлгә ашыру өчен 1,4 млрд сумнан артык акча тотылачак. Проект укытучылар, укучыларга, мәктәпләргә ярдәм итүгә, шулай ук физика һәм химияне популярлаштыруга бәйле берничә юнәлешне үз эченә ала. Укучыларның казанышлары өчен 30 мәктәп – 1 әр миллион, 30 мәктәп физика, химия кабинетларын җиһазландыру өчен 2 шәр миллион сум акча алачак.
Безнең әле «Физик-математик Алгарыш» гранты да бар. Анда катнашып та, кесә ягын калынайтырга мөмкин. Мәктәптә биш елдан артыграк эшләүче укытучыларга – 300 мең, яшь укытучыларга – 240, техник түгәрәкләр алып баручыларга 90 мең сум акча түләнә. Моннан тыш, укуда уңышларга ирешкән 5–11 нче сыйныф укучыларына 50 шәр мең сум акча бирелә.
Ишеттегезме?
– Мондый ярдәм чаралары турында ишеттек. Шунысы куанычлы, безнең республикада аерым белгечләргә генә түгел, барлык мәктәпләргә ярдәм итү чаралары да бар. Мондый игътибар республикадан иң яхшы белгечләрне аерып күрсәтергә, аларга ярдәм итәргә, укучыларның төгәл фәннәргә кызыксынуын арттырырга мөмкинлек бирә, – ди Казандагы 108 нче мәктәп директоры Радик Хәбиров.
Актаныш районының Яңа Әлем мәктәбендә 99 бала укый, 13 укытучы белем бирә. Мәктәп директоры Рәмзил Әхмәтов әйтүенчә, укытучылар мөмкинлектән чыгып, төрле бәйгеләрдә катнашырга тырыша.
– Авыл мәктәпләрендә укытучының нагрузкасы әллә ни зур түгел. Хезмәт хакы дәрес санына карап түләнә. Шуңа күрә укытучыга үсеш өчен мондый грантлар кирәк. Яңа түләүләр турында укытучыларга да аңлатасы булыр, – диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез