Газетага язылу

«Итагатьле буласына ышанам»: Казан мэры Илсур Метшин бер жирафка Батыр исеме кушкан

Бүген Намибиядән Казанга китерелгән бер жирафка исемне шәһәр мэры Илсур Метшин сайлаган.

“Миңа бер ата жирафка исем сайлау бәхете елмайды. Ул Батыр булачак. Үзен яхшы яктан гына күрсәтәчәгенә, “хатын-кызлар” белән итагатьле мөнәсәбәттә буласына ышанам. Зоопаркыбызның алар өчен уңайлы урынга әйләнәсенә иманым камил”, – дип елмайган шәһәр башлыгы.

Исегезгә төшерәбез: бүген Намибиядән Татарстан башкаласына самолет белән 8 жираф: 3 – ата һәм 5 – ана жираф алып кайтканнар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре