Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасында һәлак булган хәрбиләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Рөстәм Миңнеханов ватандашларыбызның махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк борынгы бабаларыбызның каһарманлыкларын дәвам итеп, туган җиребезне нацизмнан азат итеп, Җиңү көнен якынайтуларын билгеләп үтте.
«Кызганыч, югалтуларсыз булмый. Ватан хакына, киләчәк буыннарның тыныч тормышы өчен гомерләрен биргән каһарман хәрбиләребезне беркайчан да онытмабыз. Аларны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итәм», – диде Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез