Шушы көннәрдә генә кыяр тозладык. Эш беткәч, әле генә кайнар тозлыктан бушаган кәстрүлне юыйм дисәм, эмальле савыт төбендә... түп-түгәрәк, ярты сантиметр диаметрлы тишек. Әле генә су-тозлык кайнаттым бит шушында дип аптырап, газ өсләрен дә, өстәлне дә карадым – бер тамчы аккан су юк! Мескенкәем, ахырга кадәр хезмәт итеп, тозлыкны банкага койганчы түзгән, аннан соң гына сафтан чыккан икән! Унсигез ел хезмәт иткән кәстрүлне ихластан жәлләдем. Хәер, модасы чыкты дип кенә ташлый торган гадәт юк – без дә азакка кадәр аңа тугрылыклы булдык.
Шушы кәстрүл кебек, азакка – соңгы сулышына кадәр хезмәтенә, һөнәренә тугры калган кешеләр дә бар бит. Азмыни тормышта андыйлар! Әле берничә ел элек кенә күрше авыл егете «КамАЗ» белән яшел масса төяп кайтып, траншеяга бушатып, күчмә ашханәдә тамак ялгап алгач, утырган урынында вафат булган иде. Авырган килеш, терелеп бетмәгән килеш, күпме концертлар биреп, гастрольләрен өзмәгән легендар җырчы Юрий Шатунов; сәхнәдә хәле авыраеп, үзе теләгәнчә, сәхнәдә диярлек вафат булган һәммәбезнең яраткан җырчысы Фидан Гафаров... Бозда – уен мәйданында вафат булган хоккейчы, футболчы, спортчылар, дәрес биргәндә соңгы сулышын алган педагоглар... Лаеклы ялга чыккач та, яраткан эшенннән аерыла алмаган тракторчы-шоферлар... «Булды, эшемне бетердем», – дип, урынга менеп ятып, мәңгелеккә күзләрен йомганнар. Һәм инде булган бөтен сәләтен-сәламәтлеген хезмәткә багышлап, ялга чыкканда инде барысын югалткан, лаеклы ялының рәхәтен татый алмый китеп барган кешеләр...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез