Бурычлы кешенең банктагы исәп-хисап счетына автомат рәвештә арест салына. Гамәлдәге законга кертелгән яңа төзәтмә әнә шундый үзгәрешне күздә тота. Бу хакта журналистларга Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Надежда Тарасова сөйләде.
– Бурычны түләтү эшен ачуга ук, әҗәтле кешенең банктагы исәп-хисап счетына автомат рәвештә арест салына. Ягъни рәсми документ килеп ирешүгә, суд приставы бурычлы кеше турында бар мәгълүматны программага кертә һәм әлеге программа беренче этапта ук бурычлының банктагы счетына автомат рәвештә арест салу турында карар чыгара, – дип ачыклык кертте Тарасова.
Әгәр кеше бурычын биш көн эчендә кайтармаса, суд приставы карарны имзалый да банкка юллый. Шуннан соң кешенең банктагы исәп-хисап счетының бурыч күләмендәге өлешенә арест салына. Ул әлеге акчаны ала да, башка җиргә күчерә дә алмаячак. Счетындагы акча җитәрлек булмаса, арест кирәкле суммада акча күчеп беткәнче сакланачак.
– Мондый очракта суд приставлары бурычның калган өлешен кешенең башка милке хисабына кайтартып бетерү турында да карар чыгара ала, – ди Надежда Тарасова.
Ничек кенә тырышсаң да, бурычтан качып котылып булмаячак, кыскасы. Надежда Тарасова берочтан суд приставлары белән элемтәгә керү юллары турында да сөйләде.
– Иң элек 88003030000 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Анда махсус бот җавап бирәчәк. Аннан куркырга кирәкми. Ул кеше тавышын яхшы таный, аера. Шуңа күрә сорауларга да төгәл җавап бирә. Кешенең милкенә, исәп-хисап счетына ни сәбәпле арест салынуын, бурычны ничек кайтарып булуын да аңлатып бирәчәк, – ди Тарасова. – Суд приставларының районнардагы җирле бүлекчәләренә турыдан-туры барып, яки 8(843) 514-92-21 номерына шалтыратып та үзеңә кирәкле мәгълүматны алырга мөмкин. Дүрт ел элек бездә «онлайн кабул итү» дигән хезмәт тә барлыкка килде. Аннан файдалану өчен, суд приставларының райондагы җирлек бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенә соравы булган кеше, шул рәвешле алдан язылып, җитәкче белән онлайн рәвештә аралаша, үзен борчыган соруга җавап таба ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез