Газетага язылу

Кадерле икмәк: Татарстанда бөртеклеләрне җыеп бетерделәр

Өч атналык эш өч айга кадәр сузылды. Быелгы урып-җыю кампаниясен игенчеләр әнә шулай тасвирлый.

Кадерле икмәк: Татарстанда бөртеклеләрне җыеп бетерделәр

Ниһаять, Татарстанда бөртеклеләрне җыюны төгәлләделәр. Тик бөртекләр басудан җыеп алынып, табын күрке булганчы, авыл кешесенә язгы суыклар, җәйге һәм көзге чамадан тыш яңгырлар белән сыналырга туры килде. Табигать шартлары аркасында авыл хуҗалыгы культураларына зыян килү сәбәпле, узган атна ахырында Татарстандагы 43 районның 41 ендә гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Килгән зыянны бетерү өчен, районнарга чаралар күрергә кушылды.

Республиканың гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча идарә органнары һәм территориаль ярдәмче системасы көчләре өчен гадәттән тыш хәл режимын кертү турында күрсәтмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

– Ел башыннан чәчүлекләр куркыныч агрометеорологик күренешләргә дучар булды. Гыйнварның беренче декадасыннан мартның өченче декадасына кадәр уҗым культуралары кислород җитмәүдән интегеп ятты, майда кыраулар төште, ә урып-җыю чорында туфракның артык дымлануы күзәтелде. Шуның аркасында авыл хуҗалыгы культуралары һәлак булды, – дип аңлаттылар Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Авыр табигать шартларына карамастан, республика ашлык белән тулысынча тәэмин ителәчәк. Исегезгә төшерәбез: Татарстанга 3 млн тонна ашлык кирәк, шул ук вакытта инде басулардан 3,7 млн тонна бөртек җыеп алдылар. Соңгы ике атнадагы уңай һава торышы югалткан вакытны куып тотарга мөмкинлек тудырды. Шулай итеп,  бөртеклеләрне тулысынча амбарларга кайтарып бетерделәр. Уртача уңыш күләме гектарыннан 34 центнерны тәшкил итә. Бүген аграрийлар соң өлгерә торган культураларны җыю белән мәшгуль: рапс, көнбагыш, шикәр чөгендере, соя һәм җитен. Бөртекле һәм техник культураларның 1 млн 550 мең гектары җыеп алынган, бу гомуми мәйданның 78 проценты дигәнне аңлата.  

– Һава шартлары бер төрле генә тормый. Шуңа күрә урып-җыю эшләренә дә төзәтмәләр кертергә туры килде. Кыр эшләре тукталмасын өчен, авыл хуҗалыгы оешмаларын ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүгә дә зур игътибар бирелә, – диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Соңгы тапкыр гадәттән тыш хәл режимы Татарстанда 2023 елда кертелгән иде. Ул вакытта республикада туфракта корылык күзәтелде, июньдә Татарстанда 60 мм явым-төшем урынына уртача нибары 15 мм яңгыр яуды.

Чистай районында бөртеклеләрне бер атна тирәсе элек җыеп бетергәннәр. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов әйтүенчә, яңгырлар, бер яктан, зыян салса, икенче яктан, файдага булган. 

– Мин авыл хуҗалыгында 38 ел эшлим. Бервакытта та ел елга охшап килми. Быел да үзенчәлекле булды. Яңгырлар аркасында бөртеклеләрне җыеп алу 2,5 айдан артыкка сузылды. Аның каравы быелгысы уҗымнарны чәчәр өчен бик яхшы булды. Аларның мәйданнарын да арттырган идек. 6 мең гектар тирәсе көзге бодай, 7500 гектардан артык рапс мәйданы бар, – диде ул.

Узган атнада көннәр кинәт суытып, урыны-урыны белән җирне туңдырып та җибәрде. Тик җитәкче мондый суыкларның зыяны барлыгын әйтмәде.  

– Көзге культураларның үсүен туктатса да, бу суыкларның авыл хуҗалыгы өчен артык куркынычы юк. Ә гадәттән тыш хәл кертелү күбрәк туфракның дымлылыгына бәйле. Дым күп булгач, кайбер басуларга комбайннар керә алмаганлыктан, урыны-урыны белән ашлыкны алып бетереп булмаган мәйданнар калды. Аларны исәптән чыгарырга (списать) туры киләчәк дигән сүз бу. Ул мәйданнарны барыбер алай гына калдырып булмый. Бәлки туңдыргач җыеп карарбыз. Ашлыгы фуражга гына бара торган булачак. Иминиятләштерелгән мәйданнар өчен компенсация дә каралган, диделәр. Тик әлегә күләме буенча берни дә әйтмәделәр, – ди Илгизәр Нуретдинов.

Зәйдә дә эшләр бер темпта бара. Бөртеклеләрнең эшен төгәлләгәннәр, бүген көнбагыш һәм шикәр чөгендерен алу белән мәшгульләр.

– Гадәти елларда 31 август–1 сентябрьдә урып-җыюны төгәлли идек. Узган ел соңардык, бөртеклеләрне 24 сентябрьдә җыеп бетердек. Быел да шул тирәләрдә тәмамладык. Яңгырлар мулдан булды шул быел. Мондый шартларда җир эшкәртү дә авыррак бара. Башка елларда җирне эшкәрткәндә туфрак таралып китә торган иде. Хәзер кисәк-кисәк булып ятып кала, – ди районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Узган атна башында Буа районына сәфәргә баргач, басуларда комбайннар тулы куәткә ашлык җыеп йөри иде әле. Эшләрен тәмамлап йөргән чаклары булган икән.   

– Әйе, быел озакка сузылды шул. Өч атнада тәмамлый торган урып-җыю өч айга җитте. Юеш, кереп булмый торган басулар әле дә калды. Аларның җилләгәнен көтеп утырып та булмый. Техник культураларны җыеп аласы, җир эшкәртәсе бар, – ди районның авыл хуҗалыгы җитәкчесе Ранис Габитов. – Авыл хуҗалыгында хәлләр болай да җиңел түгел. Чыгымнар арта, ашлык, сөт бәяләре бик түбән. Көнбагышка өмет зурдан иде, быел анысын да арзанрак хакка җибәрәбез. Ә логистика чыгымнары ике тапкыр артты. Шулай да авылда Җир йөзендәге иң оптимист, күтәренке рухлы кешеләр яшидер ул. Ничек кенә авыр булса да, алар: «Ярар, булыр әле. Җан биргәнгә җүн бирер», – ди дә алга таба эшләвен дәвам итә.  

Иң күп уңыш җыеп алган 10 район (тоннада):

Тәтеш – 191 979

Арча – 188 980

Буа – 189 020

Тукай – 146 175

Сарман – 130 405

Минзәлә – 139 985

Спас – 131 503

Алексеевск – 128 422 

Актаныш – 118 170

Зәй – 113 720

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре