Газетага язылу

Кагылырга да ярамый: урманнарда аеруча агулы гөмбә өлгергән

Туапсе шәһәре янындагы урманнарда Россия Кызыл китабына кертелгән бик хәтәр гөмбә өлгергән.

Кагылырга да ярамый: урманнарда аеруча агулы гөмбә өлгергән
rg.ru

Туапсе округы урманнарында гөмбәнең аеруча сирәк очрый торган төре – кызыл рәшәткә гөмбәсе (решеточник красный) өлгергән. Аңа хәтта кагылырга да ярамый. Илебез территориясендә рәшәткә гөмбәләр семьялыгының бердәнбер вәкиле бу.  Россиянең Кызыл китабына кертелгән гөмбәне өзгән өчен җинаять җаваплылыгы каралган, дип яза “Российская газета”.

Шул ук вакытта кызыл рәшәткә гөмбәсе –  гаять агулы. Һәр өлеше тоташ агудан гыйбарәт. Аңа кагылу гына да җитди  агулануга китерә.

“Гөмбәнең бу төрен аш-су әзерләүдә куллану катгый төстә тыела!” – дип кисәткән Туапсе округы башлыгы социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Ул гөмбәчеләргә уңышлы “ау” теләп, бик белеп кенә җыярга, Кызыл китапка кертелгәннәренә кагылмаска чакырган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре