Газетага язылу

Канатлы эш: авылларда каз өмәләре гөрли

Берәүләр инде каз-үрдәкләрен суеп өлгергән булса, икенчеләрдә өмәләр әле дәвам итә. Кар төшкәнне көтүчеләр дә юк түгел. Авылларда йоласы да саклана. Асраганнар өчен табышы да бар. Ун каз бер сыерга тора, дип, борынгылар юкка гына әйтмәгән. «ВТ» хәбәрчесе иң оста каз йолкучылар белән аралашты. Әлеге эшнең тәртибе үзгәргәнме, ә түшкәсен күпмедән сатасыз?

Канатлы эш: авылларда каз өмәләре гөрли

«Өмәләрне калдырмыйм»

Арча районының Хәсәншәех авылында яшәүче Илгизә Хамматова ел саен каз өмәләрендә катнашырга тырыша. Мәктәп елларыннан ук шулай. Дуслары, туганнары чакырып тора үзен. Биектауга йөреп эшләсә дә, вакыт юк дип, өмәдән баш тартмый.

– Каз-үрдәкне йолкырга яратам мин. Бармаклар белән тоеп эшләүгә берни дә җитми. Бер баруда 3–4 не йолкып кайтам. Төшкә инде эшне бетереп тә куябыз. Кемдер йонын махсус электрон җайланма белән йолкый. Без инде кул белән өйрәнгән. Шырпылысы эләгеп, интеккәнемне хәтерләмим. Быел казлар аеруча ялт итеп тора, – ди Илгизә Хамматова – Өмәләргә баргач, төрлесен күрергә туры килә. Кайнар суга чәй содасы салып йолкучыларга исем киткән иде. Тәненә сеңмиме икән, дигән уй да килде. Җиңел эшкәртелсен өчен, кемдер суга тоз сала. Без алай эшләмибез. Казны кайнап торган казанга тыгып алабыз. Аннан йоннарын юып, киптереп, мендәрләр ясыйбыз. Ырымнарга ышанучылар да юк түгел. Әйтик, каз санына карап, кош-кортны чалучының аркасына шулкадәр сугып алалар. Унау икән, ун мәртәбә дигән сүз. Имеш, эшкәрткәндә «чүпле» булмаячак. Канаты астындагы хәрам йоннарын да йолкыйлар. Икенче елга күп булсын дип, теләк теләп, шуны очыралар. Без андый хорафатларга ышанмыйбыз. Элек каз ашларына чакыру гадәте бар иде. Менә шунда табынның бер ягыннан икенчесенә: «Казларыгыз уңсын, быелгысы игелекле булсын», – дип такмаклап, тастымал аталар иде. Бәлеш пешерү гадәте хәзер дә бар. Үземнең дә каз йолкучыларны сыйлыйсым бар әле.

Үтүксез булмый

Чирмешән районының Иске Кади авылында казларны күпләп асрыйлар икән. Иң аз дигәне дә – 50–60 баш. Инеше булгач, кош-кортлар асрарга җайлы, диләр. Без шалтыратканда, Мәдинә Фәттахованың каз йолкыган чагы иде. Бу эшкә егерме көн элек тотынган. Башта үзе генә йолкыса, әле менә булышырга кызы кайткан. Тагын егермедән артыгын эшкәртәселәре бар.

– Авыл гореф-гадәтләрне саклап яши. Быел өмәләр тәмамланып килә инде. Ел саен йөз баш бәбкә сатып алып үстерәбез. Егерме еллап асрыйбыз инде. Утыртып чыгарганыбыз юк. Күп булгач, сатарга да, күчтәнәчкә бирергә дә җитә. Каклыйбыз, тозлыйбыз, ыслыйбыз... Төрлечә кыландырабыз. Сораучылар шактый. Казның эч-башын да, эретеп, маен да сатабыз. Бернәрсәсе дә әрәм булмый. Бишәр килога җиткәннәре дә бар. Килосы – 850 сум, – ди ул. – Йоны коры, чиста булсын өчен, казларны үтүкләп йолкыйбыз. Элек түшкәләрен чишмәгә төшеп юганда, каз канатларын җиргә сибә идек. Хәзер андый нәрсә юк, алары онытылды инде.

Күршедән калышып булмый

Азнакай районының Ирекле авылы клубы хезмәткәрләренең репетициядән кайтышы иде. Мәлбагышта узачак «Каз өмәсе» бәйрәменә әзерләнәләр икән. Кызларның казлар турында сүзе күп булып чыкты. 

– Быел 12 каз үстердек. Көр күренәләр. Өмә үткәрәсе бар әле. Бергәләп йолкып, күңел ачу кызык бит. Ихатабыз зур. Кош-корт тавышы ишегалдын җанландырып җибәрә. Киләсе елларда да бетермәскә исәп. Каз өмәсенә бер төркем булып йөрибез, – ди клуб мөдире Зөлфия Сабурова.

Сүзгә сәнгать җитәкчесе Әминә Хөҗҗәтова кушыла: «Кеше каз суйганда, күңел җилкенә бит ул. Күршедән калышасы килми. Бездә дә шул 12 баш. Көнләшү дә түгел бу. Кирәкме ул сиңа, юкмы – анысында эш юк. Әмма сезон җиткәч, йолкыйсы, өмәләрдә гөрләтеп аласы килә. Йоласы бетмәсен, балалар да күреп үссен, дибез. Ашамыйбыз, дип, борын җыерсалар да, сыйлыйсы килә үзләрен».

Ирекле кызлары каз йолку тәртибен яхшы белә. Бер чиләк кайнар суга бер кашык чәй содасы салып, казны шунда тыгып алалар икән. Болай иткәндә, шырпысы да калмый, ди алар. Әле башта казларны ләгәнгә салып юындыралар. Монысы инде чиста булсын өчен. Кар булмагач, шулай итәргә туры килә. Әле ашыкмыйлар, җир катырганны көтәләр.

– Эчәген дә ашыйбыз. Аны каз тәпиенә урап пешерәбез. Шулай иткәч, шулпага, бәлешкә салсаң да, эчәге таралмый. Бик тәмле була, – ди алар.

Каз канатын кышын машинадагы карны чистартырга дип сатып алучылар да бар. Каурыйларыннан таба майларга пумала да ясыйлар. Маен эретеп, ризык әзерләгәндә кулланалар.

Кызыгу

Саба районының Чәбки-Саба авылыннан Миңлегөл апа Галимова быел беренче тапкыр үрдәк алып караган. Моңа кадәр шәһәрдә гомер иткән булган, хәзер менә авылча яшәргә тырышуы.

– Мулард үрдәгеннән нинди ризык пешерсәң дә, тәмле була дип, кызыктырдылар бит. Озак уйлап тормадым, ун бәбкә алып үстердем. Көннәр суытканны көтәм. Суыткычта да урын бушар. Йолкышырга туганнарым киләчәк. Безгә әйтми калма, диделәр. Ничек йолкыйсын белгән юк. Апамнар тәртибен өйрәтер әле, – ди Миңлегөл ханым.

Тәртип дигәннән, һәркемнең – үз әттәхияте. Аксубай районының Яңа Үзи авылында казларны насос белән кабарталар икән. «Гомер буе сакланган кагыйдәләрне үзгәртмибез. Бездә кайнар суга тыгып йолку гадәте юк. Башта насос белән өрдерәбез, аннан үтүклибез. Кабартмасаң, мамыгы көяргә мөмкин. Болай иткәндә бик җайлы», – диделәр Яңа Үзидә.

Мөнәсәбәт

Асия Ибраһимова, Тәтеш районындагы «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе ярдәмчесе:

– Районда 15 татар авылы бар. Һәркайсында «Каз өмәсе» йоласы сакланып килә. Без дә бәйрәмнәрдә катнашабыз. Шәхси хуҗалыклар каз асрый әле. Быел өмәләр яңа гына башланып китте. Җырлап-биеп күңел ачалар, каз боткасы, коймаклар пешерәләр. Кызлар-егетләр казларны чишмәгә күтәреп бара. Юлга каурыйлар сибәләр. Балаларга май канаты ясарга өйрәтәләр. Гореф-гадәтләрне оныттырмаска тырышабыз.

Казларга бәйле ырымнар

*Каз бәбкәләре ишле булсын өчен, киек казлар кайткан чакта, каз оясына җирдән салам алып салганнар. Әле дә шулай эшләүчеләрне ишеткәнебез бар.

*Казларны чишмәгә юарга төшкәндә, юл буйлап сыдырылган каурый чәчкәннәр. Бу йола хәзер дә саклана. Киләсе елга казлар күп булсын өчен шулай эшләнгән.

*Каз өмәсенә килүчеләр канат урларга тырышкан. Шулай иткәндә, янәсе, үзеңнең дә казың уңа.

*Кешегә биргәндә канатның очын кисеп алганнар. Югыйсә кул китәргә мөмкин.

*Казны суйганда, каны еракка чәчрәсә, киләсе елда бәбкәләр күп асрарсың.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре