Бүген “Кар Барсы” фәнни үзәге Татарстан оешмалары – «ТАИФ», «Нәфис Косметикс», «Татспиртпром» белән килешү төзеде. Алар бергәләп барсларны саклау, үрчетү, аларны өйрәнү белән шөгыльләнәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда “Кар Барс»ларын саклау «Экологик иминлек» илкүләм проекты ярдәме белән башкарыла. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Алтайда “Кар Барс”ларын өйрәнү һәм саклау үзәге ачылды. Бирегә узган ел 23 октябрьдә Батыр, Жаниш, Умай, Кисуня исемле барслар китерелгән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез