Кара диңгезне чистартучы волонтерлар: «Дөньяны агартасы килә»

Татарстан студентлары Анапага китте. Ял итәргә түгел, табигатьне коткарырга! Алар Кара диңгезне һәм яр буйларын мазуттан чистарта.

«Чистабулачак» экологик хәрәкәте активисты Әдилә Вахитова Анапага барырга волонтерлар кирәк дигән сүзне ишетүгә, сәфәр чыгарга ризалаша. Әдилә Казан дәүләт химия-технология институтының беренче курсында белем ала.

– Ике көн юлда бардык. Килеп җиткәч, бөтен җирдә мазут булуы күзгә ташланды. Без әлегә яр буйларын җыештырабыз, комны чистартабыз. Су өстендә акчарлаклар оча, диңгездә ике үрдәк йөзеп йөри. Су эчендә медузалар күп. Көнозын махсус киемнәрдән, битлектән йөрибез. Яшәгән урыннарыбызга кичке алтыда гына кайтабыз, – ди Адилә. – Диңгезне беренче күрүем. Әмма менә шулай аны чистартырга килермен дип уйламаган идем. Диңгез чистарсын өчен бик күп вакыт кирәк булыр әле. Ярый хәзер кояш сүрән генә елмая. Ә эсседә бу мазут эреп, суга тагын да зуррак зыян киләчәк. Әнә шуңа да безгә хәзер бик җитез эшләргә кирәк. Кара диңгезне коткарыр өчен күбрәк кеше үз өлешен кертсә иде.

Алар Татарстаннан Кара диңгезгә Мәскәүдәге төркем белән 6 кеше килгәннәр. Экология проектларында катнашу Әдилә өчен ят шөгыль түгел.

– Күп еллар туган ягым Сарманда экология эшләрендә катнаштым. Безнең районда бар кешегә үрнәк булган Илнур абый Ханнанов яши. Аның тирә-якка, чисталыкка, табигатьне саклауга булган мөнәсәбәтен күреп, ирексездән син дә аның артыннан иярәсең. Мин 2018 елдан бирле экологияне кайгыртучылар сафында. Анда катнашуыма бик сөенәм. Беренче чарага бик теләмичә генә кешеләргә ияреп барган идем. Менә шуннан соң башланды инде. Әкренләп бу эшкә шундый ияләндем, районда төрле чаралар уздыра башладым. Тирә-якка карашым бөтенләй үзгәрде. Үземне генә түгел, гаиләмне дә дөрес гадәтләргә өйрәттем. Алар хәзер чүпне дә аерып җыя, – ди ул.

Берничә көн элек Татарстаннан Кара диңгезгә тагын 35 студент юл тотты. Алар арасында Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең 5 нче курс студенты Ксения Агапова да бар.

– Хәзерге вакытта безнең курс диплом алды практикасы уза. Минем дә табигатьне саклауга үз өлешемне кертәсем килде. Ветеринария табибы булгач, кошларга килгән зыян турында да беләм. Мазут аларның тиреләрен ашый, аларга кичекмәстән ярдәм кирәк, – ди Ксения. – Монда без төркемнәргә бүленеп эшлибез. Кемдер яр буйларын чистарта, кайберәүләр судан чыгарылган хайваннарга ярдәм итәчәк.

Кара диңгезгә китүчеләр арасында Мамадыш политехник көллиятеннән Рамазан Хәсәнов та бар.

– Моңа кадәр Кара диңгездә булганым юк иде. Волонтерлар кирәк дигәч, бик теләп ризалаштым. Монда кошлар да кызганыч, балыклар да. Бөтенебез бергә эшләсәк, без диңгезне коткара алыр идек, – ди ул.

Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сүзләренчә, Кара диңгезгә юл тоткан 35 кеше арасында Казан дәүләт ветеринария академиясеннән өлкән курсларда белем алучы 15 студент та бар. Калганнары Яшел Үзән, Мамадыш, Түбән Кама шәһәрләреннән.

– Әлеге студентлар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Кара диңгезгә юл тотты. Студентлар анда ике атна булачак. Аларның барлык чыгымнарын республика күтәрә, – диде ул.

Билгеле булганча, узган елның 15 декабрендә Керчь бугазында ике танкер батып, Краснодар крае курортларындагы комлыклар – Темрюк районының Веселовка бистәсеннән алып Анапа шәһәренең Благовещенская станицасына кадәр – мазут белән капланды. Дулкын мазутны тагын да ераккарак таратырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре