Газетага язылу

Кара дүшәмбе. Дошманның тыныч халыкка һөҗүме аркасында 13 кеше һәлак булды

10 август иртәсендә Түбән Кама дошман һөҗүменә дучар булды. Рәсми чыганакларга караганда, пилотсыз очкычлар гражданлык һәм сәнәгать объектларына һөҗүм итте.

Кара дүшәмбе. Дошманның тыныч халыкка һөҗүме аркасында 13 кеше һәлак булды

Рәсми саннардан күренгәнчә, 13 кеше, шул исәптән бер бала һәлак булды. Россия Тикшерү комитеты террорчылык очрагы буенча җинаять эше кузгатты. 10 август Татарстанда матәм көне дип игълан ителде. Республика Рәисе вакыйга урынына барып, зыян күрүчеләрнең хәлен белеште һәм киңәшмә уздырды.

Яңа эш атнасы иртәдән үк Түбән Камадан килгән куркыныч хәбәрләрдән башланды: «Түбән Камадагы җитештерү һәм гражданлык объектларына дошманның пилотсыз очкычлары һөҗүм итә. Һәлак булучылар да бар. Татарстан Рәисенә барлык мәгълүмат оператив рәвештә җиткерелә». Соңрак һәлак булучыларның 10 нан артып китүе билгеле булды. Татарстанда матәм көне игълан ителде. «Безнең республика вәхшиләрчә һөҗүмгә дучар булды. Дошманның пилотсыз очкычлары гражданлык объектларына һөҗүм ясады һәм без, кызганычка, кешеләрне югалттык. Һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашам. Зыян күрүчеләргә тизрәк терелүләрен телим. Барысына да ярдәм күрсәтәчәкбез», – дип язды Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдә.

Татарстан Рәисе республика Премьер-министры һәм вице-премьерлар катнашында үткәргән оператив киңәшмәдә шәһәргә һөҗүм барышында зыян күрүчеләргә тиз арада ярдәм күрсәтүне оештырырга кушты. Моның өчен Түбән Камага Казаннан һәм Чаллыдан белгечләр җәлеп ителде.

Рәсми мәгълүматларга караганда, һөҗүм нәтиҗәсендә 13 кеше, шул исәптән фатир балконында йоклап яткан биш яшьлек кыз бала һәлак булган. Янәшәдәге агачка килеп бәрелгән пилотсыз очкыч йортка зыян салган. Бала ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк җан биргән. Һәлак булучылар арасында Үзбәкстан, Таҗикстан гражданнары да бар, дип хәбәр итте Казан Кремле. Табибларга 78 кеше мөрәҗәгать иткән, 25 кешене хастаханәгә озатканнар. Аларның хәлен Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев та белеште. Аның әйтүенчә, зыян күрүчеләргә барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә, Түбән Кама район үзәк хастаханәсендә моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү эшен илнең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко үз контроленә алды.

Россия Тикшерү комитетының Баш тикшерү идарәсе һөҗүмнән соң Татарстанның сәнәгать һәм гражданлык объектларына кылынган террорчылык очрагы буенча җинаять эше кузгатты. «Киев режимы чираттагы тапкыр акланмаган оятсыз җинаять кылды. Һөҗүм иткән объектларда хәрби хәрәкәтләргә катнашы булмаган гражданнар булган», – дип белдерде Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко.

«Бу – барыбыз өчен дә бик зур хәсрәт. Түбән Кама районы халкы исеменнән һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашам», – дип шәһәр халкына мөрәҗәгать итте Түбән Кама мэры Радмир Беляев. Шулай ук ул, бу вазгыятьнең даими контрольдә тотылуын, зыян күргән барлык кешегә дә медицина ярдәм күрсәтелүен, ә профильле хезмәтләрнең һөҗүм нәтиҗәләрен юкка чыгару эшен дәвам иттерүен әйтте. Сүз уңаеннан, Түбән Камада шәһәрнең 15 августка билгеләнгән юбилеен бәйрәм итү кичектерелде. Аны соңрак һәм башка форматта үткәрәчәкләр. «Хәзер безнең төп бурычыбыз – һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләре янында булу, барлык кирәкле ярдәмне күрсәтү һәм һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү», – диде Радмир Беляев.

Көннең икенче яртысында билгеле булганча, Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү турында карар чыгарды. «Һәлак булучыларның гаиләләренә – ике миллион, зыян күрүчеләргә, авырлык дәрәҗәсенә карап, 600–300 мең сум күләмендә түләү каралган», – дип хәбәр итте Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Республика Хөкүмәте матди зыян күрүчеләргә дә ярдәм күрсәтәчәк. Түбән Кама предприятиеләре дә булышачак. Ә фаҗигадә гомере өзелгән кечкенә баланың гаиләсенә шәһәр 1 миллион сум матди ярдәм күрсәтүдән тыш, җирләү чыгымнарын да күтәрәчәк. 

Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова, Белгородка (9 августка каршы төндә. – Ред.) һәм Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүмнәренә катнашы булганнар ачыкланачак һәм җәза алачак, дип белдерде. Ул халыкара оешмаларны һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чараларын Киевның террорчылык җинаятьләренә гадел бәя бирергә чакырды.

Рөстәм Миңнеханов пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар булган Түбән Камага барды. Республика Рәисе сәнәгать зонасында булды, анда дошман дроннарының һөҗүм нәтиҗәләре белән танышты. Пилотсыз очкыч бәрелгән хостелда иртәнге ашка җыелган 9 кешенең гомере өзелгән. Хәзерге вакытта тикшерү эше бара. Татарстан Рәисе биш яшьлек бала һәлак булган йорт янында да булды. Әлеге йортта яшәүчеләрне вакытлыча яшәү урынына күчергәннәр. Рөстәм Миңнеханов зыян күрүчеләр белән аралашты, вакытлыча яшәү урынындагы шартлар белән танышты. Район үзәк  хастаханәсендә ул фаҗига аркасында табибларга мөрәҗәгать иткән кешеләр белән күреште. 
Түбән Камада Рөстәм Миңнеханов пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәләрен юкка чыгару штабы утырышын үткәрде. Анда ул иминлек чараларының кичекмәстән үтәлергә тиешлеген әйтте. «Сәнәгать предприятиеләреннән тыш, тыныч халык, гражданлык объектлары, торак йортка да һөҗүм булды. Каршында үсеп утырган агач булмаса, торак йорт тагын да күбрәк зыян күргән булыр иде. Хостелда гади эшчеләр яшәгән. Бернинди дә сәнәгать зонасы түгел. Йортта йоклап яткан биш яшьлек баланың гомере өзелде. Алар – сәнәгатьтә эшләүчеләр түгел. Дошман ягулык-энергетика комплексына гына зыян сала, дисәләр, юк, бу – гади халык, алар сәнәгать объектлары янәшәсендә түгел иде. 13 кеше һәлак булды, 78 кеше зыян күрде. 25 кеше хастаханәдә, – диде Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдән соң. – Без барысын да карап чыктык, зыян күргән йортта яшәүчеләргә кирәкле ярдәм чараларын күрсәтәчәкбез. Безнең предприятиеләрнең технологик эш циклына бәйле аерым проблемалар бар, әмма объектлар сакланган һәм кешеләр гадәттән тыш хәлләргә әзер булсын өчен эшлибез».

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камадагы террактта чит ил кешеләре һәлак булу сәбәпле, Үзбәкстан һәм Таҗикстан Президентларының кайгысын уртаклашты. Түбән Камада һәлак булучыларның тугызы – әлеге ике ил гражданнары. Татарстан Рәисе республика халкы һәм шәхсән үз исеменнән Үзбәкстан һәм Таҗикстан лидерларының, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашуын белдерде. Ул һәлак булган һәм зыян күргәннәрнең гаиләләренә барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, дип ышандырды.

Илнең башка төбәкләре дә Татарстанның кайгысын уртаклаша. «Тугандаш Татарстаннан килгән фаҗигале хәбәрне тирән тетрәнү белән кабул иттем. Бу авыр сәгатьтә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның, һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының, барлык тугандаш татар халкының кайгысын уртаклашам. Чечня Республикасы сезнең кайгыгызны уртаклаша», – дип язган Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров социаль челтәрдә. Ул әлеге фаҗиганең уртак бәла буларак кабул ителүен билгеләп үткән.

«Киев режимы рәхимсез җинаятьләрен туктатмый. Бүген тугандаш Татарстандагы Түбән Кама шәһәре күпләп һөҗүмгә дучар булды. Бөтен республика исеменнән һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Зыян күрүчеләргә көч һәм тизрәк савыгуларын телим», – дип язган Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә. Кайгы уртаклашу хатлары Саха (Якутия), Адыгея, Чуашстан, Төньяк Осетия-Алания Республикалары, Киров, Ульян, Свердловск өлкәләре, Краснодар крае башлыкларыннан килде.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов исеменә төбәк парламентлары җитәкчеләреннән кайгы уртаклашу телеграммалары килә. «Бу авыр сәгатьтә Кырым халкы татарстанлылар белән бергә. Без Кырым өчен иң авыр вакытларда тугандаш республиканың безгә ярдәмгә килүен зур рәхмәт белән искә алабыз. Һәм һәрвакыт булдыра алганчы булышырга әзер. Язмышыбыз уртак һәм без һәрвакыт бергә – шатлыклы көннәрдә дә, авыр сынаулар килгәндә дә», – дип язган Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Константинов. Кайгы уртаклашу телеграммалары Башкортстан, Адыгея Республикалары, Пермь крае, Саратов өлкәсенең төбәк парламентлары җитәкчеләреннән дә килде.

Татарстан мәчетләрендә һәм чиркәүләрендә Түбән Камада һәлак булганнар рухына дога кылынды.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре