Кариев театры «Позывной «Татарин» спектаклен сәхнәгә куярга әзерләнә. Махсус хәрби операция турындагы бу пьесаны киләчәктә кино итеп тә күрсәтергә мөмкиннәр. Монысы – хыял гына. Ә менә спектакльне инде май ахырында ук чыгарачаклар.
Театр директоры Илнур Гайниев әйтүенчә, «Позывной «Татарин» – өч танкист турындагы спектакль.
– Танкистларны уйнаучы актерлар танк училищесына барып, андагы офицерлар белән күреште, танкта йөреп карадылар. Хәзер алар хәрби эшнең ни икәнен яхшы белә, – ди ул.
Театрның баш режиссёры Ренат Әюпов әлеге спектакльгә ничек алынуларын да искә төшерде. Матбугат очрашуларының берсендә, хәрби темага пьеса язучы булмасмы, дип кызыксына ул. Аңа «Татар-информ»ның рус бүлегендә эшләүче Җәмил Сәлимгәрәевне тәкъдим итәләр. Бергә уйлашып, сөйләшә башлагач, Җәмил күңелендә «Позывной «Татарин» туа.
– Бу пьесаны артистлар белән укып карагач, «Моннан шәп кино чыгар иде», – диештек. Кино төшерерлек әсәр булган иде ул. Аннары инде Җәмил белән аны театрга җайлаштырдык, – ди Ренат Әюпов.
Әлеге пьеса – Җәмил Сәлимгәрәевнең беренче иҗат җимеше. Ничә кат язганын, ничә кат төзәткәнен сер итеп калдырды.
– Җиңел тема түгел. Әмма ул чынбарлыкка туры китереп язылды, – ди ул.
Төп роль – Илһамны уйнаучы артист Айрат Шәмс яшерми: алар ничек кенә тырышсалар да, СВО зонасындагы егетләрнең хис-кичерешләрен ачып сала алмаячаклар. Әмма күңелне кузгатырлык, уйландырырлык, күзләрне яшьләндерерлек урыннары күп.
– Авыр тема. Баштарак бу пьесаны сәхнә теленә күчерү җиңел булмады. Ренат Аюповка рәхмәт. Бергәләп аңлашып эшләдек, – ди Айрат Шәмс.
Ренат Әюпов әйтүенчә, спектакль барганда экраннарда видеолар да күрсәтеләчәк.
– Әлеге спектакльгә күп көч һәм тирән мәгънә салынган. Ахырда «Позывной «Татарин» яраланганнан соң өенә ялга кайта. Без моны илдә тынычлык урнашу дип кабул итәбез, – ди ул.
Спектакльнең премьерасы 29, 30 майда булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез