Казан – Адлер поездындагы хәлләр. «Бер секунд эчендә вагон ауды»

Казан – Адлер поезды белән булган фаҗига күпләрнең телендә. Кемнәрдер ялга дип чыгып киткән җиреннән, икенчеләр эшкә дип китеп нинди зур бәлагә юлыкты. Поезд каршына килеп чыккан йөк машинасы күпме кешенең хыялларын җимерде. Бәхеткә, әлегә һәлак булучылар турында хәбәр юк.  Пассажирлар арасында Чаллыдан 17 нче балалар хореография сәнгате мәктәбе делегациясе булган. 19 баланың 5 педагог озатуында «Хрустальный дельфин» балалар һәм яшьләр иҗаты халыкара фестиваль-бәйгесенә барышы булган. Бәхеткә, аларның берсенә дә зыян килмәгән.

Һәлакәт төшке аш вакытында булган. Кинәт кенә вагондагы бар нәрсә идәнгә тәгәри башлаган. 6 нчы вагонда баручы ханым менә ниләр сөйли.

– Берни уйламыйча бара идем. Кинәт кенә егылып киттем, – ди ул. – Бөтен җирдә кешеләрнең шәхси әйберләре, матраслар, мендәрләр, урын җирләре ауный иде. Ничек исән калганбыздыр, сөенеп туя алмыйм.

Башкортстан кызы Азалия Казанда укый икән. Аның студентлар отряды белән Адлерга эшкә баруы булган.

– Бар документларым, телефоным вагонда калды. Битләремдәге күгәрекләрне санамасаң, куркыныч зыян килмәде. Гаиләм белән вакытлыча тукталган урыннан элемтәгә чыктым. Безне балалар бакчасына урнаштырдылар. Тиздән волонтерлар белән шәхси әйберләремне барып алачакмын, – ди ул.

Поездга йөк машинасы борылышта килеп бәрелгән. Тимер юл хезмәткәрләре әйтүенчә, бу урында мондый һәлакәт икенче мәртәбә кабатлана икән инде. Алар юл аркылы чыгар өчен махсус кичү ясарга кирәк дигән фикердә.

Поездның икенче яртысындагы кешеләрнең хәле башкачарак. Алар әле дә шокта. Соңгы мәгълүматларга караганда, 140 кешегә зыян килгән. Шуларның 8е – балалар. 55 кешене хастаханәгә озатканнар. Йөк машинасы йөртүчесе, поезд машинисты һәм бер пассажирның хәле авыр икән.

– Фаҗига вакытында кайнар суга дип күрше вагонга кергән идек. Поезд әллә ничек бара башлагач, мин дустыма, рельслардан чыктык, ахры, дим. Көлешкән булдык. Секунд та үтмәде, вагон ауды. Мин куркудан бер бауга ябышкан идем. Шуны җибәрмичә озак еладым. Дус кызымны да тыңламаганмын. Еладым да еладым. Әйтерсең, шул бау мине коткара инде, – ди 2 нче вагонда барган Анастасия.

Мария исемле кыз өске катта ятып барган була. Поезд бәрелгәч, башта очып йөри. Аннары идәнгә килеп төшә.

– Башым белән каты итеп бәрелдем. Кешеләр кычкыра, еларга тотынды. Бөтенебездә дә паника башланды. Гаиләбез белән ял итәргә бара идек. Әти белән әни ел буе ял итәргә дип акча җыйды. «Оныкларны алып барабыз», – диделәр. Минем кызым, әнисез бармыйм, дип елагач, мин дә иярдем. Кая монда ял кәефе?! Гомергә поездга утырмаслык булды бу, – ди Мария. – Котельниково авыл кешеләренә рәхмәт. Алар иң беренчеләрдән булып безгә ярдәм итәргә килде.

Чаллыда яшәүче Ольга дус кызы белән башта Сочига, аннан Абхазиягә юл тоткан булган.

– Беренче вагонда идек. Искә төшерергә дә куркыныч. Бөтен кеше куркуга калды. Идәндә кан, кешеләр чыгарга тырыша. Урамга бик озак чыктык. Мин әле ярдәм кирәк кешеләрне дә ташыдым, – ди Ольга. – Әмма артка юл юк. Без барыбер Адлерга барачакбыз. Бер генә теләк: башка мондый хәлләр кабатланмасын!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре