Бүген Казан Кремлендә БРИКС уеннарында уңышка ирешкән спортчылар һәм тренерларны хөрмәтләделәр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүләк алучылар арасында көрәшчеләр һәм аларның остазлары да бар.
Көрәшчеләр Алексей Абрамов, Азат Габдерәшитов, Ранис Галимуллин, Ранис Гыйлаҗетдинов, Динар Кәримуллин, Радик Сәлахов, Ислам Фәлахов, Габдеҗәлил Сөләйманов «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.
Шундый ук медальгә көрәш тренерлары Илнур Хәйбуллин, Марат Әхмәдиев, Барый Сөләйманов, Илмир Төхвәтуллин ия булды.
Билгеле булганча, БРИКС Уеннарында Татарстаннан 8 егет үз авырлык үлчәүләрендә чемпион исемен яулады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез