Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.
Аның сүзләренчә, беренче сыйныфка укучыларны кабул итү дәвам итә: 5 сентябрьгә кадәр ата-аналар өстәмә гаризалар бирә ала, шуннан соң укучыларның төгәл саны билгеле булачак.
– Быел беренче сыйныфка иң күп бала алучылар исәбендә 186 нчы лицей белән 107 нче гимназия алда бара. Беренчесендә – унбер сыйныфта 380 бала, икенчесендә унбер сыйныфта 295 бала укыячак, – диде Ирек Ризванов.
Мәгариф идарәсе башлыгы шулай ук мәктәпләрдәге төзекләндерү эшләренә дә тукталды. 11 мәгариф оешмасында ашханәләр яңартылган. Тагын ике мәктәпнең фасады төзекләндерелгән, ә 89 нчы мәктәптә капиталь ремонтлау тәмамланган. 21 гомуми белем бирү учреждениесендә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Шулай ук 130 нчы мәктәпне тулысынча капиталь ремонтлау эшләре тәмамланган. «Берничә учреждениедә яңарту эшләре әле дәвам итә һәм эш барышы даими тикшерелеп тора. Мәктәпләр балаларны имин һәм уңайлы шартларда кабул итсен өчен, алар уку елы башына кадәр тәмамланачак», – дип билгеләп үтте мәгариф идарәсе башлыгы.
Моннан тыш Казанда авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үз эшен дәвам итә. Быел 2,3 меңнән артык балага ярдәм күрсәтелгән инде. Казан мэры Илсур Метшин үз чиратында, 1 сентябрьгә барысы да әзер булырга тиеш, дип белдерде. «Моңа кадәр «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашкан, алдагы көннәрдә әлеге чарага кушылырга теләгән барлык кешеләргә – Мәгариф идарәсе җитәкчесенә, мәктәп директорларына, район башлыкларына һәм башкаларга рәхмәт сүзләре җиткерәм. Яңа уку елының балаларыбыз өчен имин, тыныч, нәтиҗәле, уңышлы булуын телим», – диде ул. Исегезгә төшерәбез, акция аз керемле, күпбалалы гаиләләрдәге, тәрбиягә алынган, шулай ук инвалид балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итә.
– Мәктәп өчен кирәк-яракларның барысы да ирекле иганәчеләр хисабына алына. Акциягә предприятие, коммерция оешмалары җитәкчеләре, Татарстан Дәүләт Советы, Казан шәһәре Думасы депутатлары кушыла. Меңләгән бала өчен уку елы чын бәйрәмгә әйләнә, – диде Ирек Ризванов.Шуны да әйтергә кирәк: акция кысаларында соңгы биш елда битараф булмаган казанлылар катнашында 7,5 меңнән артык балага ярдәм күрсәтелгән.
Ирек Ризванов билгеләп үтүенчә, күркәм гадәт буенча, Казан мэриясе ел да башлангыч сыйныф укучылары өчен бүләкләр әзерли. Беренче сыйныф укучыларына «Игелекле эшләр көндәлеге» һәм яктылыкны кире кайтара торган эшләнмәләр, икенче сыйныф укучыларына «Яшь эколог көндәлеге» тапшырыла.
– Әлеге бүләкләр яңа уку елының беренче көннәреннән үк балалар белән игелекле гамәлләр, куркынычсызлык, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәт хакында сөйләшергә ярдәм итәчәк. Җәйге каникуллардан соң уку елы куркынычсызлык һәм гражданлык җаваплылыгы темасына багышланган тәрбия сәгатьләреннән башлана, – диде Ризванов. – 3 сентябрь көнне барлык мәгариф оешмаларында «Экстремизмга юл юк диябез»! дигән бердәм дәрес, шулай ук Бесландагы фаҗигане искә алу көненә багышланган сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелә. 4 сентябрьдә укучыларга юлда үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп кагыйдәләрен искә төшереп, «Юл хәрәкәте иминлеге көне» уздырыла.
14–19 сентябрь көннәрендә исә шәһәрнең барлык мәктәпләрендә «Игелек атналыгы» оештыралар. Программага «Игелек дәресләре» – хайваннарны кайгыртуга, мөмкинлекләре чикле балаларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт, гражданлык җаваплылыгы тәрбияләүгә, үзара ярдәмләшүгә багышланган акцияләр, уртак чаралар кертелгән. Атна балалар йортларына, дәвалануга мохтаҗ балаларга, шулай ук йортсыз хайваннарга ярдәм итү уңаеннан үткәрелә торган гадәти хәйрия ярминкәләре белән тәмамланачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез