Газетага язылу

Казанда «Абилимпикс» чемпионаты башланды

Бүгеннән «Казан Экспо»да СВО ветераннары өчен ярышлар башланды. Ул 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Казанда «Абилимпикс» чемпионаты башланды

Быел гариза бирүчеләр саны арткан. 86 төбәктән Казанга 600 ләп катнашучы җыелды. Чемпионатта Татарстаннан 126 ир-егет үз көчен сынаячак.

Россия мәгариф министры урынбасары Владимир Желонкин әйтүенчә, быел катнашучылар саны ике тапкыр арткан.

– Россия Президенты кушуы буенча, инде икенче ел рәттән СВО ветераннары арасында «Абилимпикс» чемпионаты уздырыла. Быел компетенцияләр саны да артты. Узган елгы ярышлар мондый чаралар кирәген күрсәтте, – диде ул. – Махсус хәрби операциядән кайткан егетләр өчен бу чемпионат тормышка яраклашуга ярдәм итә. Алар үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карый, яңа мөмкинлекләр ачалар. Араларында үз юнәлеше буенча башкаларга остаз булырлык ир-егетләр дә бар. Егетләргә уңышлар телим.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре