Казанда җитештерелгән "Ту-22М3" хәрби очкычының һәлакәте сурәтләнгән видео пәйда булган

Видеокадрлардан күренгәнчә, очкыч, янган хәлдә, күз иярмәслек тизлек белән аска томырыла.

Исегезгә төшерәбез: бомбардировщик бүген иртән Ставрополь краеның Красногвардейск районында аэродромга очканда һәлакәткә юлыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗига очкычның төзексезлегенә бәйле.

Өч хәрби очучы катапульта ярдәмендә җиргә төшеп исән калган. Берсен эзлиләр.

https://vatantat.ru/2024/04/140531/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре