Быел аның төп темасы – глобаль сынаулар шартларында тотрыклы иминлеккә ирешү. Конгресста катнашучыларны Татарстан Рәисе исеменнән Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин сәламләде.
«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов юлламасында Ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне мөһим юнәлешләрнең берсе дип атады. Әлеге конгресс – нәкъ менә бу бурычны үтәүгә бер мисал: биредә уртак тишеренүләр, тәҗрибә уртаклашу, яшь галимнәрнең үзара хезмәттәшлеге өчен мөмкинлекләр тудырылган», – диде Марат Гатин үз чыгышында.
Катнашучылар берничә сайлап алу этабы узган: гаризалар онлайн кабул ителгән, барлыгы 100 дән артык илдән 2,5 меңнән артык гариза килгән. Эшләрнең фәннилек дәрәҗәсен, конгресс темаларына туры килүенә аеруча игътибар иткәннәр. «Быел безгә 20дән артык илдән 100 катнашучы килде. Сайлап алуның төп критерие эзләнүләрнең фәнни яңалыгы һәм фәнгә керткән өлеше иде. Беренче тапкыр без конгресс кысаларында аерым проект үткәрәчәкбез – ул конгресстан соң да яшь галимнәргә ярдәм итү, алар белән аралашу турында. Берничә елдан без бу фәнни коллаборацияләрнең нәтиҗәләрен күрербез, дип ышанам», – ди Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова. Конгресс эше биш юнәлеш буенча бара: биомедицина һәм биотехнологияләр; экологик тотрыклылык һәм яшел технологияләр; ясалма интеллект һәм мәгарифтә цифрлы карарлар; архитектура, дизайн һәм сәнгать; заманча халыкара мөнәсәбәтләр һәм халыкара хокук. Мисал өчен, биомедицина юнәлешендә катнашучы Маһинур Зиедуллаева Үзбәкстаннан килгән. Ул шикәр чирен кан анализыннан башка дәвалау өчен ясалма интеллект системасы булдырган. Ә цифрлы белем бирү өлкәсендә Ираннан килгән Әхмәд Машали технологияләрнең тискәре ягын – ясалма фәһемне еш куллану студентларның тәнкыйди фикерләвенә ничек йогынты ясавын өйрәнә.
«Дөньяда хәзер сынаулар күп. Ясалма фәһем дә мөмкинлекләр белән беррәттән, сынаулар да тудыра. Әйләнә-тирәбезнең иминлеге өчен нәкъ менә без җаваплы икәнен аңлау мөһим. 20-30 елдан соң без шушы хезмәтебезнең җимешләрен татыячакбыз, аны киләсе буыннарга да тапшырачакбыз», – ди Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәк бүлеге рәисе Тимур Сөләйманов. Конгресста тРоссия, Таҗикстан, Марокко, Мали, Мисыр һ.б. илләрдән килгән яшь галимнәр катнаша. Ул 3 октябрьгә кадәр дәвам итә. «Форум елдан-ел дөнья күләмендә таныла бара: эшләрнең фәннилек дәрәҗәсе дә, гаризалар саны да арта. Елдагыча биомедицина юнәлешендә көчле тикшеренүләр күп. Безнең өчен катнашучыларның университетны уку урыны гына түгел, ә фәнни карьераларын үстерү урыны итеп тә күрүләре мөһим. Мәсәлән, беренче конгресста катнашканнар арасында бирегә стажер булып килеп, аспирантурага кергәннәр бар», – ди КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимерхан Алишев. Лиана Габбасова
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез