1 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Васил Шәйхразыев Илһам Шакировның туган җирендә яңа елдан экскурсияләр оештырырга кушты
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Тукай районына эшлекле сәфәре барышында Яңа Бүләк авылында урнашкан Иҗат йортына килде. Биредә ул күренекле татар җырчысы Илһам Шакировның тормышы һәм иҗатына багышланган экспозиция белән танышты.
-
Яңалыклар
Россиядә 1 октябрьдән көзге чакырылыш башланды
Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, көзге-кышкы чорда барлыгы 120 мең кеше хәрби хезмәткә җибәреләчәк.
-
Яңалыклар
2027 елда Татарстанда яшәү минимумы 17193 сум булачак
Татарстан хөкүмәте 2027 елга яшәү минимумы күләмен раслады.
-
Яңалыклар
Татарстанда 14 яшьлек улы мотоциклда юл һәлакәтенә очраган ананы хөкем иткәннәр
Татарстанда мотоцикл рулендәге 14 яшьлек улы авариягә эләккән хатын-кызны хөкем иткәннәр.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Татарстан дәүләт хезмәте ветераннары белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика дәүләт хезмәте ветераннары белән очрашты. Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара Уникаль осталык үзәгендә узды. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Миңнеханов чит илләр делегацияләре башлыкларын Россия Генераль прокуроры сәламләвендә катнашты
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ШОС әгъзалары булган дәүләтләрнең генераль прокурорлары утырышында катнашу өчен килгән делегацияләр башлыкларын Россия Генераль прокуроры Александр Гуцан сәламләвендә катнашты. Чара Казан Ратушасында узды.
-
Яңалыклар
Казанда ИХО илләренең яшьләр фәнни конгрессы башланды
Казанда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең IV Яшьләр фәнни конгрессы башланды.
-
Яңалыклар
Табиб ни өчен ОРВИны аяк өстендә уздырып җибәрүнең хәтәр булуын аңлатты
ОРВИ йоктырганда тән температурасының күтәрелмәве, гадәттәгечә яшәүне дәвам итәргә мөмкин, дигәнне аңлатмый.
-
Яңалыклар
Түбән Камада пилотсыз очкыч һөҗүменнән саклану өчен корылма урнаштырганнар
Түбән Камада, республикада беренче тапкыр буларак, һава һөҗүменнән саклану өчен тимер бетоннан эшләнгән корылма урнаштырганнар.
-
Җәмгыять
Ольга Воронова: «Янәшәдә ярдәм итәргә әзер кешеләр барлыгын белү мөһим»
Бүген, Халыкара өлкәннәр көнендә, Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Казанның «Кеше приюты» дип аталган халыкка социаль хезмәт күрсәтү пунктында узган хәйрия акциясендә катнашты. Акция волонтерларны, яшьләр оешмалары вәкилләрен һәм авыр тормыш хәлендә калган 250дән артык кешене берләштерде.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе Иранның Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе белән фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Казем Җәләли белән очрашты. Очрашу Казан Кремленең Губернатор сараенда узды.
-
Яңалыклар
Татарстанда бер атна эчендә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны 11 меңнән арткан
Татарстанда бер атна эчендә ОРВИ һәм гриппның 11 463 очрагы теркәлгән. Бу эпидемиологик бусагадан 26,5 процентка түбәнрәк, дип хәбәр итә Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Синоптик Казанда беренче карның кайчан явуын фаразлады
Алдагы көннәрдә Казанда җепшек кар яварга мөмкин. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Казан хезмәт шартларын бәяләү буенча миллионлы шәһәрләр рейтингында беренче урынны алган
Казан Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында хезмәт шартлары буенча иң югары бәя алды – мөмкин булган биш баллдан 4,162 балл. Dream Job һәм hh.ru сервислары тикшерү нәтиҗәләрен «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул ителә
Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул ителә. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтенә җсылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.