Казанда "Изге эшләр" фестивале узачак

28 сентябрьдә Казанның Иске Татар бистәсендә “Изге эшләр” фестивале узачак. Ул 12:30 сәгатьтә башланачак. Әлеге чара республикада беренче мәртәбә генә үткәрелә. Бу фестивальгә килеп “Приют Человека” га ярдәм итәргә була. Моның шарты гади – ярминкәдә сатылган кирәк-яракларын алып приютка тапшырасың. Сиңа исә моның өчен лотореяда катнашу купоны бирелә. Соңыннан лоторея уйнатып, изге эшкә өлеш керткән кешеләрне дә сөендерәчәкләр. Анысы инде бәхет эше булса да, оештыручылар бүләкләрнең бик күп икәнен әйтә.

– Без бу көнне “Приют Человека” хәйрия үзәгенең 6 яшен дә билгеләп үтәбез. Килгән кешеләрне бушлай пылау белән сыйларга җыенабыз. Максатыбыз – безнең проект хакында күбрәк кеше белсен, башкаларга да хәйрия эшенә кушылсын, – ди “Приют Человека” хәйрия үзәге җитәкчесе Азат Гайнетдинов.

Күпләр белә – Казанда 10 урында мохтаҗларны бушлай ашату оештырылган. Бу эшләр иганәчеләр ярдәме белән башкарыла. Гаиләләре белән изге эштә катнашучылар бар икән. Алар үзләренең исемнәрен әйтүне теләми, ди Идел һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин.

– Дин – кешегә хезмәт итәргә өйрәтә. Үз гаиләңне ашату гына егетлек түгел. Башкаларга да яхшылык эшләп яшәүчеләр күп. Арабызда көн саен 100 әр әби-бабайны бушлай ашату өчен ярдәм күрсәтүче гаиләләр дә бар, – ди хәзрәт. – Әгәр сиңа Аллаһы Тәгалә нидер бирә икән, син дә башкаларга бир. Яхшылыкны бергәләп эшлик. Казанда башка бер оешма да йортсыз калган, урамда егылып ятучы кешене алып китеп җылы урынга урнаштырмый. Ә “Приют Человека” моны эшли. Бирегә килгән кешеләр иң элек туктаусыз йоклый, җылы ризык күрә һәм аларга хәл керә. Берәү дә үзенә авыр язмыш теләми. Әмма вакытында ярдәм итеп җибәрү аларның тормышын үзгәртә.

“Приют Человека” үзәге директоры Александр Суханов әйтүенчә, бер кешене ашату 80 сумга төшә. Әлеге сумманы күпләр үзеннән бүлеп бирә ала, ди ул.

– Шушы кечкенә генә сумма артында бер кешенең тормышы тора. Һәркем безнең проектка үз өлешен кертә ала. Шулай итеп, без күпме гомерләрне коткара алабыз. 6 ел эчендә без 2 миллионнан артык кешене ашаттык инде, - ди ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре