Газетага язылу
  • Гөлгенә Шиһапова
  • Фото: Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы

Казанда «Кадрлар» ярминкәсе узачак

Республикада «Чиста булачак» экология хәрәкәте белән «Заповедный Татарстан» проекты яшьләрне махсус саклана торган урыннарга чакырган. Татарстанның 12 районыннан 40 укучы тыюлыклар турында белем туплаган. 54 волонтер өч тыюлыкка барган. Бу хакта «Татар-Информ»да узган очрашуда «Заповедный Татарстан» проекты кураторы Александр Пайгачкин сөйләде.

Казанда «Кадрлар» ярминкәсе узачак

– Яшьләр арасында махсус саклана торган урыннарны белүче юк. Шуны уйлап, узган елның декабреннән быелның октябренә кадәр без аларны укыттык. Мәктәп укучылары, студентлар белән бу урыннарга бардык. Тыюлыклар турында беләсе килүчеләр шактый булып чыкты. Катнашырга теләк белдереп, 160 гариза килде. Шуларның 40ын сайлап алдык. Алар төрле биремнәр үтәделәр. Барлык таләпләрне үтәгән ун кешене сайладык, – ди ул.

Иртәгә исә Казанның «МЕГА» сәүдә йорты янында шушы проектка нәтиҗә ясалачак. Биредә 300 дән артык укучы һәм студент килер дип көтелә. Алар өчен ярминкә дә узачак. Укучыларга экологиягә кагылышлы һөнәрләр турында сөйләячәкләр. Күп кенә оешмалар катнашырга теләк белдергән инде. Ярминкә төрле чараларга бай булачак. Биредә интерактив уеннар белән бергә концерт та узачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре