Үрнәк күрсәтүчеләр. Казанда патриотик тәрбия бирүче остазларның «Быть, не казаться» илкүләм бәйгесе финалы уза. Җиңүчеләр 17 октябрьдә билгеле булачак. 100 җиңүче үз проектын тормышка ашыру өчен ярдәм алачак.
Финалга чыгучылар арасында Казанның 187 күппрофильле лицее директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлфия Гыйльманова да бар. «Балалар туган җирен, Ватанын яратырга тиеш. Мин шул юнәлештә эшлим. Эшемне яратам һәм, миннән күреп, артымнан балалар да иярә. Алар белән эшләү авыр түгел, киресенчә, күңел ял итә, эшнең нәтиҗәсе күренә. Без укучылар белән бер дә тик тормыйбыз», – ди Гөлфия ханым.
Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Григорий Гуров әйтүенчә, быел бәйгегә 70 меңнән артык гариза килгән. Финалга 79 төбәктән 400 остаз узды. Араларыннан сайлап алыначак 100 җиңүче үз проектын тормышка ашыру өчен ярдәм алачак. Финалга чыкканнарның 60 ы – СВОда катнашкан кешеләр. «Безнең хәрбиләр – гражданлык, хезмәт итү, җаваплылыкның чын үрнәге, алар Ватанны ярату һәм аңа тугрылыкны үз тормышы белән күрсәтә», – диде Григорий Гуров.
Бәйгенең финалына чыккан катнашучыларны тәбрикләргә Татарстанның яшьләр эшләре министры Азат Кадыров килде. Бу вазыйфага әле күптән түгел алынган җитәкче чыгышын татар телендә башлады.
– Сезгә үзебезнең татар телен ишеттереп бүләк ясыйсы килә. Казанга килгәнегез өчен рәхмәт, – диде ул, катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Хөкүмәт исеменнән сәламләп.
Казанга 400 катнашучы җыелды. Араларында махсус хәрби операциядә катнашып, яраланып, имгәнеп кайтучылар да бар. Алар туган якка кайткач, югалып калмаган, патриотик юнәлештә эшли башлаган. Түбән Новгородтан килгән Денис Зомаев – әнә шундыйларның берсе.
– Бу эшем өчен миңа да түләмиләр. Әмма балалардагы үзгәреш сөендерә. Аларда бердәмлек, бер-берсен яклау кебек сыйфатлар артуын күрәм. «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән девиз белән тәрбиялим, – ди ул.
Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның Роспатриотцентр директоры Елена Беликова әйтүенчә, әлеге бәйге икенче ел рәттән үткәрелә. Узган ел финал өлешенә Волгоградта нәтиҗә ясаганнар.
– Татарстан җитәкчелегенең Казанда кабул итүенә шатландык. Бик матур шәһәрне күреп шаккатып йөрибез. Бәйгенең максаты – остаз булырга теләүчеләр үзләренең патриотик проектларын тәкъдим итәргә тиеш. Шуларның иң яхшы 100 е финалга чыга һәм ел дәвамында башка төбәкләрдә тормышка ашырыла башлый. Кыскасы, бер генә проект та юкка чыкмый, – дип сөйләде ул. – Катнашучылар арасында күңелгә тия торган язмышлар да бар. Бер укытучының улы СВОга китә. Аның артыннан, түзми, үзе дә китә. Бервакыт улы югала. Шуны белгән ата беркемне дә тыңламый, улын эзли башлый. Ул аны 10 километр күтәреп бара. Улын чыгаргач, яңадан дүрт яралы егеткә булыша. Бу батыр әтинең бәхетле улы Тимур Казиев та финалда.
Бәйгедә катнашучылар арасында җырчы Юта да бар. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган егетнең гозерен үтәгән.
– «Гора» позывнойлы Алексей Подопригора җырларга яраткан. Аның бик тә олы сәхнәгә чыгасы килгән. Әмма хыялы тормышка ашмый калды. Бервакыт миңа шул хәрби рухын искә алып, аның җырын җырларга куштылар. Мин җырны өйрәндем, кайбер урыннарда төзәтмәләр дә керттем. Иң кыены – бу җырны егетнең гаиләсе, әти-әнисе, хатыны алдында җырлау булды. Зал аягүрә басты. Сәхнәдәге хәлемне үзем генә беләм. Менә шулчакта мин нинди көчле халык икәнебезгә тагын бер кат инандым, – ди Юта. – Бәйгегә килгәндә, остазлык безнең һәрберебезнең канында инде ул. Безнең максат – илен яратучы балалар тәрбияләү. Киләчәк аларга кала.
«ВОИН» хәрби-спорт әзерлеге һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү үзәге директоры Дмитрий Шевченко, бәйгенең зур масштаблы булуы илгә остазлар кирәклеген күрсәтә, ди.
– Остазларның да үз һөнәрен белгәннәре кирәк. Ярышлар вакытында безнең үзәктән 90 хезмәткәр төрле юнәлештә ярдәм күрсәтте, – диде ул. – Әлеге бәйгедә җиңгән проектлар киләчәктә дә файда китерсен. Биредә катнашучылар – яшьләргә иң кирәкле сыйфатларны күчерә алучылар. Киләчәктә аларны берләштереп, Бөтенроссия остазлар җәмгыяте дә оештырып булыр иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез