Казанда "Татар табыны"-2025 марафоны төгәлләнә

Социаль челтәрләрдә 50 дән артык кешене берләштергән чарага нәтиҗә ясадылар. Ун көн дәвамында дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүчеләр бергәләп аш-су әзерләделәр. Быелгы марафон үзенчәлекле – ул күренекле аш-су остасы Резидә Хөсәенованың туган көнендә башланып, атаклы пешекче Юныс Әхмәтҗанов дөньяга килгән көндә тәмамланды.

Оештыручылар әйтүенчә, социаль челтәрләрдә 52 кеше көч сынаша башлап, аларның 50 се бар шартларын үтәп финалга килеп җиткәннәр. Елдагыча нәтиҗәләрне ясар өчен алар Казанга җыелды.

– Иң яшь катнашучыга –14, иң олысына 75 яшь иде. Оста хуҗабикәләр арасында авыл җирлеге башлыклары, мәдәният йорты җитәкчеләре, журналистлар, һәвәскәр җырчылар да бар. Бөтенесен бер максат – бәйрәм табынына пешерә торган ризыкларын әзерләү берләштерде, – ди Резидә Хөсәенова. – Без әле дә тәмле ризыкларны Юныс абый китабыннан карап әзерлибез. Үзе китсә дә, татар милләтенә нинди зур байлык калдырды. Без ничә ел рәттән бергә аралашып, туганлашып беттек инде. “Татар табыны” марафонында катнашкан һәр ханымга чиксез рәхмәтлемен. Алар татар халкының милли ризыкларын дөньяга танытучылар. Алга таба да гаиләләребезне милли ризыклар белән сыйлап яшәргә язсын!

Катнашучылар арасында Мамадышта яшәүче журналист Алсу Спиридонова да бар.

– Әле дә очрашу мизгелләре белән яшим.Бик рәхәт марафон булды. Өйдәгеләрне көн саен тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйладык. Безне берләштергән, бер табынга җыйган Резедә Хөсәеновага зур рәхмәт, – ди ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре